Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы, Илдар Шәфыйков Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе итеп тәгаенләнде.
Илдар Шәфыйков 1982 елның 16 сентябрендә Кушнаренко авылында туган. Башкорт дәүләт университетын, Уфа дәүләт авиация техник университетын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 2005 елда “Башкиргаз” җәмгыятенең Үзәк төбәк буенча кулланучылар белән эшләү идарәсендә юрисконсульт булып башлый.
2006-07 елларда – “Газпром межрегионгаз Уфа” җәмгыятенең дәгъва-шикаять бүлеге юрисконсульты. 2007-11 елларда – шунда ук бүлек начальнигы. 2011-12 елларда – Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры ярдәмчесе, шул ук министрлыкның административ һәм дәгъва-шикаять эшләре бүлеге начальнигы. 2012-14 елларда – “Уфа шәһәр округының инвестиция-төзелеш комитеты” предприятисендә директор урынбасары. 2014-15 елларда – Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары. 2015-19 елларда – Башкортстанның Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе.