Ә аерым тармакларда алдарак та бара...
Илеш районы Карабаш авылының яңа "Юбилейный" микрорайонында “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” дип аталган программа кысаларында сафка кертелгән Спорт-мәдәни үзәге ачылды. Биредә 50 балага исәпләнгән балалар бакчасы да, заманча китапханә, спорт заллары, хоккей мәйданы, авыл хакимияте урнашкан. Әлеге территориядә яшь гаиләләргә кырыктан артык җир участогы бүленгән һәм инженерлык коммуникацияләре үткәрелгән. Районга эш сәфәре белән килгән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров заманча үзәк белән танышты, башкарылган эшләрне, авылда яшәүчеләргә тудырылган шартларны югары бәяләде.
“Моңа кадәр дә районның башка авыл биләмәләрен комплекслы төзү һәм төзекләндерү буенча пилот проектлары матур нәтиҗәләр биргән иде. Шушы юнәлештәге эшләр киләчәктә дә дәвам иттереләчәк”, - диде Илеш район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин.