Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында “Төзелеш сәгате” төрендә атналык киңәшмә үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, муниципалитетлар башлыклары, контроль һәм күзәтчелек органнары, тармак компанияләре вәкилләре катнашты.
Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин “проблемалы” объектлар төзелешенә бәйле хәл турында сөйләде. Бүген әлеге исемлектән тугыз йорт чыгарылган, 555 өлешченең хокуклары тергезелгән. Республика 78 йортны Төзелештә өлешләтә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды акчаларын җәлеп итеп төзеп бетерергә ниятли. Тагын 44 объектны төзүне, финанслауның башка механизмнарын кулланып, тәмамлау планлаштырыла. Сүз Уфа шәһәре һәм районы, Стәрлетамак, Ишембай һәм Бүздәк районнарында урнашкан торак йортлар турында бара.Чарада катнашучылар, шулай ук, төзелеш материалларын җитештерүне үстерү перспективалары турында фикер алышты.
Мәсәлән, бизәкләү ташы җитештерү буенча яңа проект Уфа хакимияте катнашлыгында гамәлгә ашырылачак. Бу хакта шәһәр мэры Өлфәт Мостафин хәбәр итте. Мәйданчык сыйфатында муниципалитетка тапшырылган элекке “Башгранит” предприятиесе цехы карала. Элек бу производствода мәшгуль булган белгечләр проектта катнашуга чакырылган. Продукция шәһәрне төзекләндерү программаларын гамәлгә ашырганда файдаланылыр дип көтелә.
Башкортстан Башлыгы билгеләвенчә, заказлар күләме, барыннан да элек, төбәк эчендә формалашачак.
– Без шәһәрләребезнең төп урамнарын гранитка “киендерергә” кирәклеге турында карар кабул иттек. Октябрьскийда урамнарда бордюрларны граниттан ясыйлар да инде, – диде Радий Хәбиров. – Шуңа да безнең предприятиеләр өчен заказлар, һичшиксез, булачак