Радий Хәбиров бу өлкәгә игътибар кимемәячәген белдерде.
Радий Хәбиров бүген үткән оператив киңәшмәдә урманнарны саклау мәсьәләсенә тукталды. Республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов билгеләвенчә, Башкортстан ясалма рәвештә урманнарны үстерү буенча илдә алдынгы урыннарны били һәм Русиядәге уртача күрсәткечне ике тапкыр арттырып үти. Бүгенгә булган мәгълүматлар буенча, 13,9 мең гектар җирдә урманнарны тергезү эшләре тәмамланган.
— Урман хуҗалыгына ярдәм иттек һәм киләчәктә дә шулай дәвам итәчәкбез. Ел саен агач утырту буенча акцияләр оештырачакбыз, бу өлкәгә җиһазлар сатып алачакбыз , — диде Радий Хәбиров.