"Кызыл тан" гәзите оештырган конкурсларга күнегеп китсәк тә, үзем ниндидер бүләк отармын дип уйламаган идем. Моңа кадәр бер бәйгедә дә җиңүгә ирешеп, бүләк отканым булмады.
Яраткан гәзитебезнең Октябрьский шәһәрендәге “Бодрость” шифаханәсенә юллама уйнатканын күреп, катнашып карарга булдым. Барлык шартларын да үтәп, “Кызыл таң”ыбызны дусларыма күрсәтер өчен дигән уй белән генә “Вконтакте” социаль челтәрендәге битемә беркетеп куйдым. Юллама отканымны күреп, ышанмадым! Редакция хезмәткәре Элина Исхакова минем белән элемтәгә чыгып, барлык нечкәлекләрне дә аңлатты. Барысы да алдан сөйләшеп куелган иде.
Шифаханәгә барыр вакыт җиткәч, бераз уңайсызландым. Ерак юлга чыгарга... Баргач ничек аңлатырмын, дип уйландым... Шикләнүләр юкка булган, анда мине ачык йөз белән каршы алдылар.
“Бодрость” — Башкортстанда нефть белән дәвалаучы бердәнбер тернәкләндерү үзәге икән. Әлеге табигать байлыгы ярдәмендә биредә остеохондроз, артрит, радикулит, псориаз, нейродермит, экзема кебек авыруларны дәвалыйлар. Парафин-озокерит, үлән чәе белән сауна, бассейн, массаж, нафталан, тоз шахтасы, дәвалау физкультурасы, сулыш алу юллары очен ингаляция, төрле ванналар, эчемлекләр (фитотерапия), су коенулар hәм башка дәвалану төрләре тәкъдим ителә. Шифаханә хезмәткәрләре үз эшен яратып, төгәл башкара. Ашханәдә бик тәмле тукландыралар. Миңа барысы да бик ошады.
Көтмәгәндә шундый зур бүләк отарга мөмкинлек биргән "Кызыл таң" гәзитенә рәхмәтлемен. Барыгызны да "Кызыл таң"ны укып барырга, анда оештырылган конкурсларда катнашырга чакырам.
Хөрмәт белән Зилә Таҗетдинова.