Уфаның "Россия " медиаүзегендә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе начальнигы Марат Латыйпов, аның урынбасары Эдуард Идрисов һәм журналистлар катнашлыгында матбугат конференциясендә Яңа ел бәйрәмнәрендә иминлек мәсьәләсе һәм агымдагы елда янгыннарга бәйле хәл тикшерелде. Шул исәптән ведомство вәкилләре пиротехниканы киләсе Яңа ел каникулларында куллану кагыйдәләре турында хәбәр итте.
"Теләсә кайсы эшләнмәнең куркынычсызлык инструкциясе бар. Гражданнарга аны укырга кирәк, чөнки бу кагыйдәләр кан белән язылган. Сертификатны да тикшерергә кирәк. Шәһәр чыршыларында ясалган иллюминацияләргә килгәндә, биредә аларны монтажлауга махсус оешмалар җәлеп ителә: алар нәрсә һәм ничек урнаштырылырга тиешлеген үзләре дә белә. Әлеге компанияләр хезмәткәрләре контракт кысаларында барлык хәвефсезлек таләпләрен үтәргә тиеш. Аларның кирәклеген тикшерү юк, әмма без һәрвакытта да бөтен хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләргә әзер. Бәйрәм чыршылары янып кына калмыйча, егылырга да мөмкин – шуңа күрә бөтен куркыныч факторларга игътибар итәргә кирәк», — дип Марат Латыйпов.
Пиротехниканы бары тик кибетләрдә, павильоннарда һәм киоскларда гына сатарга, аңа турыдан-туры кояш нурлары һәм атмосфера явым-төшемнәре эләгүне булдырмаска кирәк. Моннан тыш, сатучы бу эшләнмәләрнең билгеләнгән таләпләргә туры килүен раслау турында, сертификат яки ярашлылык турында декларациянең булуы турында мәгълүматны сатып алучыга җиткерергә тиеш.
«Әлеге продукцияне махсуслаштырылган кибетләрдән сатып алырга, электротехника һәм пиротехника эшләнмәләрнең туры килү сертификатын таләп итәргә кирәк. Аларны урнаштырганда һәм файдаланганда җитештерүче завод таләпләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк. Гирляндалар аркасында быел янгын чыкты инде, нәтиҗәләр җитди булмады, әмма мондый факт бар», — диде ведомство башлыгы урынбасары Эдуард Идрисов.
Пиротехниканы кайда сатарга ярамый:
- торак биналарда, вокзалларда (һава, диңгез, елга, тимер юл һәм автомобиль), тимер юл станцияләре платформаларында, метрополитен станцияләренең җир өсте вестибюльләрендә, урам кичү урыннарында һәм башка - җир асты корылмаларында, шулай ук җәмәгать транспортында һәм янгын куркынычы янаган җитештерү объектлары территорияләрендә урнашкан сәүдә объектларында;
- 16 яшькә җитмәгән балаларга (җитештерүче тарафыннан башка яшь буенча чикләүләр билгеләнмәгән булса);
продукциянең яраклылык срогы чыккан, идентификация билгеләре булмаган яисә югалткан очракта, файдалану буенча инструкция (җитәкчелек), туры килү-килмәүнең мәҗбүри сертификаты яисә туры килү билгесе булмаган очракта.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе кисәтә:
Салютларны торак биналардан һәм җиңел янып китүче әйберләрдән 30 метрдан да якынрак урнаштырырга,
- пиротехник эшләнмәләрне кесәдә йөртергә,
- фитиль янганда йөзгә якын тотарга,
- аны көчле җил вакытында яндырырга,
- кешеләргә төбәргә,
- петардаларны аяк астына ыргытырга.
- фейерверклар өстенә иелергә ЯРАМЫЙ!