«Уфа» хатын-кызлар футбол клубының элеккеге ярымсакчысы Алена Трушкина юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булган.
22 яшьлек профессиональ футболчы Новосибирск-Омск трассасында «Kia Cerato» автомобиленә идарәне югалта һәм каршы як полосага чыгып, «ГАЗ» белән бәрелешә. Яшь спортчы шунда ук җан бирә, пассажиры дәваханәдә авыр хәлдә.
Алена Трушкина - Омск футболы шәкерте. Өлкәннәр карьерасын Русиянең беренче дивизионы клубларында башлаган — 2012 елда Омскиның «Иртыш» командасы заявкасында булган, ә 2014 елда «Уфа» өчен чыгыш ясаган. 2015 елдан Красноярскиның «Енисей» командасы өчен чыгыш ясаган. 2015 һәм 2016 елларда - беренче дивизионның көмеш призеры. 2017 елдан башлап үз клубы белән югары лигада уйнаган. 2017-18 елларда югары дивизионда «Енисей» өчен алты матчта уйнаган.
Себер федераль университеты командасы составында берничә тапкыр футбол һәм мини-футбол буенча Бөтенрусия студентлар ярышларында, шул исәптән 2018 һәм 2019 елларда да җиңүче булган. Русия немецлары җыелма командасы составында «Европа» (2016) ярышларының бронза призеры булган.
Кышкы юлларда сак булыйк!