+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
6 декабрь 2019, 06:30

Уфада пенсияне печенье белән бирәләр

Уфада яшәүче пенсионер апа декабрьдә үзенең айлык пенсиясен бик үзенчәлекле форматта ала. Хат ташучы пенсиянең бер өлешен - акчалата, ә калганын икенче «валюта» белән бирә.

Уфада яшәүче пенсионер апа декабрьдә үзенең айлык пенсиясен бик үзенчәлекле форматта ала. Хат ташучы пенсиянең бер өлешен - акчалата, ә калганын икенче «валюта» белән бирә.

Хезмәт ветераны буларак, ул 13 мең 127 сум 40 тиен пенсия алырга тиеш була, әмма акчаның бер өлешен печенье пачкасы белән бирәләр.
- Почтальон әниемә 13 мең сум акча биргән дә, 127 сум һәм 40 тиененә печенье калдырган. Янәсе, аларга акчаны аз күләмдә бирәләр, азрагына берәр товар калдырырга кушалар. Әни миңа шалтыратты, икебез дә аптырашта, - ди пенсионер ханымның кызы.

Ул ике сәгать дәвамындә "Русия Почтасы" бүлекчәсенә шалтырата. Аны бер оператордан икенчесенә юллыйлар. Ниһаять, "Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел!" - дип җавап бирәләр.

Авылларда бу практика күптән кулланыла, башкалага да килеп җиткәндер бәлки...


Фото: BNEWS сайтыннан
Читайте нас