Уфада узган төндә Ленин исемендәге мәйданда Яңа ел иллюминациясен сынап карадылар.
“Башинформ” хәбәр иткәнчә, быел Шәһәр советы каршындагы бәйрәм мәйданчыгы дөньякүләм танылган Италия яктылык архитекторы һәм рәссам Валерио Фестиның Яңа ел иллюминацион инсталляцияләре белән бизәләчәк. Монтаж эшләре белән зур бәйрәмнәрне, олимпиадалар ачуны һәм бөтен дөнья буйлап башка шундый масштабтагы вакыйгаларны бизәгән Festi Group Италия компаниясе шөгыльләнә.“Италия яктырткычы Уфа пейзажына да бик яхшы туры килә”, - дип яза Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрдәге битендә, шәһәр халкына Яңа ел кәефе бик кирәк”, дип билгеләп үтә.
Монтаж эшләрен 10 декабрьгә кадәр төгәлләү планлаштырыла.