+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
9 декабрь 2019, 03:45

“Кызыл таң”нан Яңа ел бүләге оттык!

Үткән ял көннәре безнең өчен көтмәгәндә аеруча күңелле һәм файдалы үтте. “Кызыл таң” гәзите “Вконтакте” социаль челтәрендәге төркемендә оештырган уенда катнашып, бер уйламаганда республикабызның матур табигать кочагында — Илеш районының Уяндык авылында урнашкан «Ал роза» савыктыру комплексына өч көнлек юллама оттым! Куанычлы хәбәрне редакция хезмәткәре Элина Исхакова шалтыратып җиткерде. Чиксез шатландым. Конкурсларда катнашканым булды, а менә җиңүгә беренче тапкыр ирештем. Ял итәргә тормыш иптәшем Эльмир белән бардык. Бу ял безнең өчен чын мәгънәсендә Яңа ел бүләге булды.

“Ал роза”да ял итүчеләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Һәр нәрсәдән бик канәгать булып кайттык. Бассейнда рәхәтләнеп йөздек, аеруча тоз шахтасы һәм алтай мичкәсе ошады.
«Кызыл таң» гәзите заман белән бергә атлый. Ул хәзер интернетта да киң таралган. Аның төрле социаль челтәрләрдә рәсми битләре ачылган. Анда фәһемле мәкаләләр, көнүзәк яңалыклардан тыш, мавыктыргыч конкурслар да даими оештырыла. «Кызыл таң» гәзитенең укучыларына шундый зур мөмкинлекләр тудыруына сокланам. Зур рәхмәтләремне белдерәм! Алдагы конкурсларда да һичшиксез катнашачакмын.
Хөрмәтле гәзит укучылар, «Кызыл таң» конкурсларыннан сез дә читтә калмагыз. Бәлки алдагы бүләк сезнеке булыр. Кем белә?!
Ихтирам белән Лилия Шәрифгалиева.
Читайте нас