7 декабрь төнендә Самара шәһәренең Идел шоссесындагы коточкыч авариядә 24 яшьлек кыз һәлак була. Бу турыда «КП-Самара» сайты каналы хәбәр итә.
«Тойота Камри» машинасы юл кырыена очып чыга, башта ул электр баганасына, аннары агачка килеп бәрелә. Авариядән соң машинаның спидометры угы 210 км/сәг тизлектә туктап кала.
«КП-Самара» сайты хәбәр иткәнчә, мәрхүмә кызның арткы утыргычта булуы ихтимал. Машина юл кырыена төшеп киткәч, ул тәрәзәдән чыгып очкан. Шаһитлар сүзләренчә, бәрелгәннән соң кызның муены өзелгән.
«Машина яньчелеп беткән иде, тимер өеменә әверелгән. Тизлек кечкенә булса, мондый хәл була алмый. Машина трасса буйлап очып килгәндер», — дип сөйли шаһитлар.
Бу хакта "Интертат. ру" яза.
Тизлекне кем яратмый. Әмма үз гомереңне, якыннарыңның күңел тынычлыгын тизлектән ныграк ярату хәерле, шулай бит?