+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
11 декабрь 2019, 07:50

Рамзан Кадыйровның ничә хатыны бар?

Чечен Республикасы җитәкчесе Рамзан Кадыйровның 12 баласы булуы билгеле. Барысын да бер хатын тапканмы? Фотоларда үзе янында әле бер, әле икенче гүзәл зат чагылып китә, югыйсә...

Чечен Республикасы җитәкчесе Рамзан Кадыйровның 12 баласы булуы билгеле. Барысын да бер хатын тапканмы? Фотоларда үзе янында әле бер, әле икенче гүзәл зат чагылып китә, югыйсә...

Аның бердәнбер рәсми хатыны - 1978 елгы Мәдни Муса кызы Айдамирова. Рамзан белән бергә алар бер мәктәптә укый, яшүсмер чакта ук ярәшәләр.
Кызга 17 яшь тулуга аларның туйлары була. Әмма беренче Чечня сугышы башлана һәм алар бик еш күрешә алмый. Рамзан әлеге сугышта әтисе Әхмәт Кадыйров янында була. Яшьләрнең беренче баласы - кызлары Айшат 4 елдан соң гына, 1998 елда туа.

Мәдни Муса кызы 10 бала таба, тагын 2сен алар тәрбиягә ала.

- Безнең халыкта ир белән хатын арасында "яратам" сүзен ишетмәссез, әмма хатыным минем яратуымны белә, мин аны тирән хөрмәт итәм, - ди Рамзан Әхмәт улы. - Шуңа да без һәр балабызга шат.

Аның хатыны - республикада билгеле җәмәгать эшлеклесе, мөселман хатын-кызларына кием үрнәкләре иҗат итүче дә.

Гаиләләр һәр даирәдә дә тотрыклы булсын иде.



Читайте нас