Бу фотоны Туймазы районының Кәкребаш авылыннан “Кызыл таң”ның дусты Әнәс абый Сафуанов җибәрде. 1930 елда төшерелгән рәсемдә сулда аның әтисе Мөсәгыйть, әнисе Зәйнәп тезләренә ике абыйсын алып утырганнар.
Уңда – Шәфыйковлар гаиләсе. Тайфа – Мөсәгыйтьнең сеңлесе, Шамил – кияве, кызлары Әлфия белән. Әнәс абыйның апасы әйтүенчә, бу фото сабантуйдан соң төшерелгән булырга тиеш.
Мөсәгыйть Сафуанов Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Башта аны хезмәт армиясенә алганнар. Берничә якташы, авылдашы белән туры килгән ул. Хатыны Зәйнәп ире янына Чиләбегә Тайфа каенсеңлесе белән бара. Шушы юл маҗараларын Әнәс абый тоташ бер повесть итеп язган.
Зәйнәп ялгызы 4 баланы тәрбияләп үстерә. Яугир улы Әнәс Сафуанов, туган нигезендә гаилә корып, өч балага гомер биреп, бүген 81 яшен тутырган. Утыз елга якын авыл Советы рәисе булып эшләгән. Бүген 20дән артык китап авторы, әлеге көндә шәҗәрәләр өстендә эшли.