+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
12 декабрь 2019, 16:30

Табиб үз-үзенә кул салган

Әбҗәлил районының Әскар үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары, 32 яшьлек Артур Гаррапов бүген иртән улын һәм кызын балалар бакчасына илтеп куйган һәм үз-үзенә кул салган.

Әбҗәлил районының Әскар үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары, 32 яшьлек Артур Гаррапов бүген иртән улын һәм кызын балалар бакчасына илтеп куйган һәм үз-үзенә кул салган.

Аның хезмәттәшләре мондый адымга барырга бернинди сәбәп юк иде дип исәпли. Гаиләдә дә, эш урынында да аны хөрмәт иткәннәр. Ул уңган һәм ихлас кеше булган. Гаиләсендә матди кыенлыклар да булмаган.
Әскар дәваханәсенең баш табибы Илгиз Килдеяров аның турында тик яхшы фикердә булуын белдерә. "Яңа елга яңа планнар бар иде," - ди ул.

Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Читайте нас