Әлеге фотосурәтне Туймазы үзәк китапханәсеннән җибәрделәр. Аны анда журналистика ветераны Рим Гәрәев тапшырган.
Фотода Социалистик Хезмәт Герое Рәмзия Гайфуллина һәм бер төркем комсомоллар шул чордагы Матросов исемендәге колхозның партия комитеты секретаре Асыл Батыр улы Габдуллин белән сөйләшә.
Рәсем 60нчы елларда төшерелгән.
Рәмзия апа Гайфуллина Туймазы районының Кандра-Котый авылында яши. Күптән түгел 81 яшен тутырды. Без аны котлыйбыз һәм иминлек телибез!
Чираттагы фотоларны 8 917 472 58 54 номерлы ватсапка көтәбез.
Фото: Туймазы үзәк китапханәсе архивыннан.




