+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
13 декабрь 2019, 10:10

Тәмәжникләргә бүлмә бирәләр

Озакламый аларга вагон да бүлмәкчеләр...

Озакламый аларга вагон да бүлмәкчеләр...

Тәмәке тартуны чикләү буенча соңгы 6-7 елда кискен адымнар ясалды. Сәламәт тормыш рәвеше алып бару, тартмаучыларның хокукларын яклау ягыннан ул адымнарның барысы да бик мөһим, әлбәттә.
Шул ук вакытта тәмәке тартучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү юнәлешендә эшчәнлек алып барылмады диярлек. Ниһаять, Дәүләт думасында аэропортларда тартучылар өчен махсус бүлмәләр булдыру турында закон беренче укуда кабул ителде.

Шуннан соң тартучылар хокукларын яклау буенча Бөтенрусия хәрәкәтенең рәистәше Ольга Беклемищева, поездларда да махсус урын булдыру кирәк, дип чыгыш ясады, дип яза РИА Новости.



Фото: Социаль челтәрдән
Читайте нас