- Без бу хакта ишеткәч, авария булгандыр, дип уйладык, ирем шунда ук Уфадан районга китте, - дип сөйләгән аның туганы Дилбәр Гаррапова. – Ул үз гаиләсен бик яратты, хатыны белән искиткеч балалар тәрбияли иде. Суицидның сәбәбе нәрсә булуын күз алдына да китерә алмыйм.
Артур, БДМУның дәвалау факультетын тәмамлаганнан соң, туган ягына, Аскар авылына кайта. Анда аның әти-әнисе дә табиб буларак ихтирам яулаган. Артур Фәнил улы Үзәк район дәваханәсендә 2012 елдан бирле эшләгән, хезмәттәшләре сүзләренә караганда, үз һөнәренең остасы булган.