Ул тотылган һәм җавапка тарттырылган.
Башкаланың Дим районында полиция хезмәткәрләре кесә телефоны урлауда шикләнелүче 44 яшьлек ханымны тоткарлаган.
Ул биредәге яшүсмерләр клубларының берсендә социаль педагог булып эшли. Хокук саклау органнарыннан хәбәр итүләренчә, ул банкоматта кемдер калдырып киткән кесә телефонын алган һәм аны үзләштергән.
Аның хуҗасын эзләп табу урынына ханым телефонны комиссия кибетенә тапшырган һәм акчасын алган. Хокук саклаучылар бик тиз аның эзенә төшкән. Ул каршы килеп тормаган һәм барысын да сөйләп биргән. Хәзер ул өй арестында.
Хәзерге заманда бик күпләрнең кирәкле барлык мәгълүматы шул телефонда була. Югалтсаң, кем әйтмешли, "күзсез-колаксыз" каласың. Әйдәгез, телефон тапсак, аны хуҗасына тапшыру хәстәрен күрик, җәмәгать. Ояты да ни тора...