+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
19 декабрь 2019, 06:30

Арттан каеш белән буа башлаган

Уфада сыйныфташлар очрашуында бер ир ару гына исерә.

Уфада сыйныфташлар очрашуында бер ир ару гына исерә.
Икенчесе салмыш иптәшенә ярдәм итү нияте белән аны өенә алып кайтырга уйлый. Әмма игелекле гамәл аның гомеренә тора ала.
Ир исерек дустын өйгә алып барганда сыйныфташы башта йоклый, тик соңыннан уяна һәм ирне арткы утыргычтан шарф белән буа башлый. Уфалы котылырга омтыла, иптәшен этәрә, әмма аны җиңә алмый.
"Тагын бер минут һәм мин инде исән булмый идем... Ә бит миңа балаларны үстерергә кирәк!" - дип ул вакыттагы уйлары белән уртаклаша зыян күрүче.
Исерек иптәшеннән ирне битараф булмаган узып баручылар коткарган. Машинада нидер булганын күреп, алар таныш булмаган кешегә ярдәмгә ташлана. Зыян күрүче шок хәлендә булу аркасында коткаручыларына рәхмәт әйтеп өлгермәвенә генә үкенә. Шулай ук ул кыерсытучысын җәзага тарттырырга ниятли.
Читайте нас