+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
19 декабрь 2019, 07:50

Баланы мәсхәрәләгән бәндә тотылган

Тугыз яшьлек кызны көчләп, эзләрен яшерер өчен бәдрәф тишегенә ташлаган бәндә тотылган.

Тугыз яшьлек кызны көчләп, эзләрен яшерер өчен бәдрәф тишегенә ташлаган бәндә тотылган.
- Җинаять эшен тикшерү барышында элек наркотиклар урлаган һәм саклаган өчен берничә тапкыр хөкем ителгән 35 яшьлек кеше тоткарланган. Кыз, савыгып, хастаханәдән чыгарылган, - дигән Кубань төбәге прокуроры.
Тикшерүчеләр шикләнелүчегә карата көчләү һәм үтерергә омтылу мәддәләре буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерү фаразы буенча, ул баланы үз фатирында көчләгән. Нәтиҗәләрдән куркып, кыйналган һәм көчләнгән баланы урамдагы бәдрәф чокырына ташлаган.
Тикшерүчеләргә, шулай ук, кызның 39 яшьлек әнисенең бу вакытта төрмәдә утыруы, ә кызны бер гаилә тәрбиягә алуы да билгеле булган. Ананың төрле ирләрдән дүрт кызы бар.
Читайте нас