Гөлнара Сакмар 1971 елда Уфада дөньяга килә. Аның әтисе Рәҗәп Гайнисламов китап базасы директоры вазыйфасын башкара, ә әнисе Ләлә Әбдрәхим кызы Уфаның 91нче гимназиясендә биология фәне укытучысы булып эшли. Бу тату, итагатьле, эшсөяр гаиләдә ике кыз бала тәрбияләнеп үсә. Гөлнара мәктәптән соң Башкорт дәүләт университетына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый.
Гөлнара, язмышын Төркиядә туып-үскән татар егете белән бәйләп, кияүгә чыгып, шул илгә күченеп китә. Бүген бу тату гаилә Төркиянең Ялов шәһәрендә яши, өч бала тәрбияли.
Гөлнара Рәҗәп кызы бәләкәйдән кул эшләре белән мавыга. Менә нәкъ шул шөгыле аңа чит-ят җирдә эш табарга ярдәм итә дә инде. Ул Халык иҗат йортына эшкә урнаша. Шунда Мәрьям Бохари белән таныша һәм “Чини” төрки керамикасы белән кызыксына башлый. 2015 елда Төркия керамикасы курсларына языла, аны уңышлы тәмамлый һәм дәресләрне мөстәкыйль рәвештә дәвам итә. Матур көнчыгыш керамикасы аны ныграк мавыктыра, эшен камиллеккә җиткерү теләге барлыкка килә. Берсеннән-берсе матур, нәзакәтле кул эшләре белән Гөлнара күргәзмәләр оештыра. Төркиянең Ялов шәһәрендә, быел февральдә Уфаның “Урал” галереясендә аның шәхси күргәзмәсе үткән.
— Туган ягымда узган күргәзмәм Ватаныма, туганнарыма булган мәхәббәтемне чагылдыра, — ди Гөлнара Сакмар.
Зөһрә ИСЛАМОВА.