Һәр авылның үз матурлыгы, үз коты була, кешеләре дә үзенчәлекле һәм төрле. Туймазы районының Кәкребаш авыл биләмәсендә дә эшкә уңган, матурлыкка гашыйк кешеләр яши. Өсән елгасы буендагы гүзәл табигатькә дан җырлаган Тимер Арслан, халкының тарихын өйрәнеп, нәсел җепләрен барлаган Әнәс Сафуановның туган ягында башкача булырга да тиеш түгелдер, мөгаен.
10 елдан артык безнең авыл советында “Өмет” ветераннар клубы эшләп килә. Флүрә апа Мөгыйнова җитәкләгән клуб шушы төбәктә яшәүче 15 хатын-кызны берләштерә.
”Өмет” клубының максаты – өлкән яшьтәге хатын-кызларыбызның ялын оештыру гына түгел, авыл биләмәсендә мәдәният һәм тәрбияви чараларда катнашып, эшне җанландыру, осталыкны яшь буынга өйрәтү.
“Өмет”челәр атнасына бер очрашып, көнүзәк проблемаларны тикшерәләр, алдагы планнар белән бүлешәләр. Ә иң мөһиме атна эчендә өйрәнеп алган, яисә бәйләп бетергән кул эшләре үрнәкләре белән бер-берсен сокландыралар. Нинди генә кул эшләренә тотынсалар да, җиренә җиткереп эшлиләр. Тасма, сәйлән һәм муллине белән чигү дисеңме, тукыманы, күнне бизәкләү дисеңме –барысын да булдыра аларның җитез куллары. Чагу бәйләм үрнәкләре күзнең явын алып тора. Ыргак белән бәйләгән карават япкычлары, шәлләр, бактуслар, салфеткалар искиткеч зәвык белән эшләнгән. Оныкларына пинетка, башмак, оекбашлар бәйләп куандыра дәү әниләре. Шәл, башлык, шарфларның ниндиен телисең...
Күп өлгеләрне әнкәй-әбекәйләреннән өйрәнеп калган булсалар, интернет челтәреннән өйрәнеп, аларга яңача кабатланмас бер нур өсти апаларыбыз.
Бергәләшеп эшләгәннән соң, күмәкләп чәй эчүләр, алып килгән ризыкларның рецептлары белән бүлешеп, үткәннәрне барлау – клубның утырышларына бер ямь өсти.
Төрле китаплар, гәзит-журналларны укырга да вакыт таба алар. “Кызыл таң” гәзитенең һәр санын көтеп алып, бер-берсе белән фикер алышып, яңалыклар белән уртаклашып тора ветеран апаларыбыз.
Клубның иң актив әгъзасы булган Флүзә апа Габдуллина әйтүенчә: “Өмет” безнең өчен җан җылысы, сердәш, алдагы тормышка ышаныч һәм өмет ул”.
Сүз азагында минем шуны өстисе килә: “Кәкребашлылар яхшырак булдыра!”
Гүзәл РӘХМӘТУЛЛИНА, Кәкребаш авыл китапханәчесе.