Миякә төбәгендә бөек мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулла исемендәге премияне тапшыру тантанасы үтте
Миякә районында мәгърифәтче шагыйрьгә багышланган мәдәни чаралар бихисап. Шуларның берсе — М. Акмулла исемендәге еллык премияне тапшыру тантанасы.
1989 елда мәшһүр мәгърифәтче истәлеген мәңгеләштерү максатында Мифтахетдин Акмулла исемендәге район премиясе булдырыла. Шул вакыттан башлап ел саен декабрьдә бу премия үзенең әсәрләрендә мәгърифәтче шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын чагылдырган яки Акмулланың идеяләрен пропагандалаган язучыга яисә мәдәният һәм фән эшлеклесенә тапшырыла. 1989 елгы тәүге премия язучы һәм галим Рәшит Шәкүргә тапшырыла. 2016 елгы премия бу таләпләрдән бераз читләшеп, озак еллар шушы районның “Башкортстан” колхозы рәисе булып эшләгән һәм 1981 елда Мифтахетдин Акмулланың тууына 150 ел тулу уңаеннан аның туган авылы Туксанбайда бөек шагыйрьгә музей төзүдә күп тырышлык күрсәткән, тәүге нигез ташын салган Вәсим Хәсәновка тапшырыла. Соңгы премия утызынчысы булып тора.
Бу гүзәл чарада Миякә халкы, Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Булат Рәфыйков һәм Зәйнәб Биишева исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Китап” нәшрияты ветераны Галия Галимова, Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия лауреатлары: рәссам Риф Абдуллин, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләмов, Башкортстанның халык шагыйре Гөлфия Юнысова, язучы, галим Әхәт Вилданов, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, нәшрият ветераны Динә Морзакаева, “Ихлас” мәчете хезмәткәре Розалия Халикова, М. Акмулла исемендәге премия лауреаты Вәсим Хәсәнов һәм башкалар катнашты.
Акмулла юлларыннан
Тантана мәгърифәтче шагыйрьнең туган ягы — Туксанбай авылында башланды. Күренекле якташыбызның музеенда булу күптән инде бу бәйрәмнең аерылгысыз өлешенә әверелде. Чөнки нәкъ менә биредә аның рухы яши. Музейда аның тормыш юлы, балачагы, уку еллары, уй-фикерләре тулы чагылыш тапкан.
Акмулла дөньясына чумгач, Сафар авылын да читләтеп үтеп булмый. Монда кунакларны олысы да, кечесе дә җыр-бию белән каршы алды. Укучылар шигырьләр сөйләсә, кунакларның чыгышларын тормыш тәҗрибәсе аерып торды. Аннары Акмулла юллары район үзәгенә – Кыргыз-Миякәгә алып китте.
Хөрмәтле кунакларны Үзәк мәдәният сарае янында җыр һәм биюләр белән каршы алдылар. Фойеда күргәзмәләр оештырылган иде. Биредә бәйләнгән мамык шәлләр, чигелгән мендәрләр һәм сөлгеләр, күзләрне камаштырырлык чагу паласлар, хәтта кое бурасына кадәр күрергә мөмкин булды. Шулай ук Акмулла туфрагында үскән шифалы үләннәрдән кайнар чәй эчү дә бәйрәмгә ямь өстәде.
Гаилә мәдәни үзәге
Капиталь ремонттан соң Үзәк мәдәният сарае бинасының икенче катында “Гаилә мәдәни үзәге” эшли башлавын миякәлеләр зур шатлык белән кабул итте. Чөнки ул тоташ гаилә белән ял итү мөмкинлеге ача. Монда балалар өчен уеннар бүлмәсе, тренажерлар, хореография заллары, психолог, дефектолог, логопед кабинетлары эшли, кино яратучылар өчен мини 3D кинозалы да бар. Рәхәтләнеп ял ит, күңелеңне бает, рухыңны күтәр.
Чакырылган кунаклар алда санап үтелгән кабинетлар һәм заллар белән танышканнан соң, башкарылган эшләрне югары бәяләде һәм күңелле гаилә яллары теләде.
Премия тапшыру
— Мифтахетдин Акмулла — халкыбызның горурлыгы, ул бик зур әдәби, рухи һәм мәдәни кыйммәткә ия булган мирас калдырды, — Миякә районы хакимияте башлыгы Ришат Актуганов чыгышын шундый сүзләр белән башлап җибәрде. — Шагыйрь үз әсәрләрендә күтәргән проблемалар бүген дә актуальлеген югалтмый. Аның шигырьләре башкорт әдәбиятының гына түгел, бөтен төрки телле халыклар әдәбиятының да алтын фондын тәшкил итә. Акмулла исемендәге чираттагы премия 40 елдан артык гомерен матбугатка, озак еллар Башкортстан “Китап” нәшриятына багышлаган Галия Гали кызы Галимовага тапшырыла. Нәкъ менә шушы нәшриятта, бигрәк тә Г. Галимова озак еллар баш мөхәррир булып эшләгән чорда Мифтахетдин Акмулланың тормышын һәм иҗатын чагылдырган байтак китаплар чыгарыла, мәгърифәтченең алтын фондына нигез салына. Галия Галимова — Акмулланың тормышына, иҗатына һәм мәгърифәтченең тууына 185 ел тулуга багышлап күләмле, тирән эчтәлекле “Акмулла” дип аталган китапның проект авторы һәм төзүчесе. Бу китап 2016 елда “Ел китабы” дип билгеләнә. Лаеклы бүләкне Сезгә тапшырырга рөхсәт итегез, — диде Ришат Габдрәшит улы һәм 30нчы лауреатны котлап, аның үзенә сүз бирде.
Галия Галимова күңелләрендә Акмулла рухын, шигъриятен кадерләп саклаган өчен Миякә халкын, биюче, җырчы балаларны мактады. Акмуллабыз гомере саннар белән саналмый, ул халкы хәтерендә, димәк, аның рухы мәңгелек, иҗаты гасырлар буена онытылмас, диде ул.
Шушы сузләрдән соң 2019 елгы премия лауреаты Галия Гали кызы “Китап” нәшрияты чыгарган затлы, зәвыклы, тирән эчтәлекле бихисап китаплар: “400 башкорт халык җыры”, “Башкорт халкы тарихы”, изге “Коръән”, мәшһүр башкорт халык җырчысы Абдулла Солтановның, Башкортстанның халык язучысы Зәйнәб Биишеваның иҗатына багышланган альбомнар бүләк итте.
Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев котлау сүзләреннән соң 14 декабрь — Мифтахетдин Акмулла туган көннең Башкорт теле көне белән туры килүен ассызыклады.
(Башкорт телен башкорт халкының мәдәни һәм рухи мирасының аерылгысыз өлеше буларак саклау, үстерү һәм аңа ярдәм итү максатында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башкорт теле көнен билгеләргә һәм аны ел саен 14 декабрьдә бөек башкорт мәгърифәтчесе, мәшһүр шагыйрь Мифтахетдин Акмулла туган көндә билгеләү турында карар кабул итте).
— Республикада гына түгел, аннан читтә яшәүче бөтен башкорт халкы бу Карарны шатланып каршы алды һәм бу көндә һәр тарафта Башкорт теле бәйрәмнәре билгеләп үтелә, — диде ул. — Миякә районында нәкъ шушы көнне “Гаилә мәдәният үзәге” дә ачылды. Берничә тантананың бергә туры килүе — үзе зур шатлык! Сезгә сәламәтлек, шатлык-куанычлар телим, миякәлеләргә бергәләп яңа үзәктә ял итәргә язсын, — диде Ранис Алтынбаев.
Кунаклар чыгышы Үзәк мәдәният сарае артистлары, “Идүкәй” курайчылар ансамбле, “Күгидел” ансамбле, башкорт, татар халык хоры, “Балкыш”, “Лилия” бию коллективларының соклангыч чыгышлары белән үрелеп барды.
“Акмулла чишмәсе” иҗади проектлар район конкурсында катнашып, “Әдәби иҗат” номинациясендә җиңгән Галия Шәяхмәтованың үзе язган шигырен укуы бәйрәмгә ямь өстәде, тамашачыларны мәңгелек кыйммәтләр, киләчәк һәм аның нинди булачагы турында уйланырга мәҗбүр итте. Бу чыгыштан соң күпләр Илчегол башкорт гимназиясе укучысының тирән мәгънәле шигыре соңгысы булмас, дигән ышаныч белдерде һәм аның киләчәктә бөек шагыйрьнең лаеклы алмашы булуын теләде.
Акмулланың тууына 188 ел (1831-1895), Мифтахетдин Акмулла исемендәге чираттагы премияне тапшыру тантанасы мәгърифәтченең “Башкортларым, уку кирәк!” җыры белән тәмамланды.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Миякә районы.