Сез бәхетле очракка ышанасызмы, дуслар? Менә мин ышанам, чөнки күптән түгел үземә дә могҗизага охшаш вакыйганың төп каһарманы булу форсаты тиде. Ничек дисезме? Барысы да “Кызыл таң” гәзитенең “ВКонтакте” социаль челтәрендәге рәсми төркемендә оештырылган отыштан башланды.
“Танып” шифаханәсенә юллама уйнатыла иде анда. Җиңүгә өметләнмичә, отыш шартларын төгәл үтәдем... Һәм бу турыда оныттым. Бер көнне миңа смс-хәбәр килеп төшмәсенме?! “Сез — “Кызыл таң” гәзите оештырган бәйгенең җиңүчесе булдыгыз, «Танып» шифаханәсенә юллама оттыгыз!”, диелгән иде анда. Дөресен әйтим, тәүге мизгелләрдә ышанмыйча тордым, әмма соңрак үз күзләрем белән күргәч, күңелне шатлык хисләре биләде.
Нинди бәхет, республиканың иң мәртәбәле шифаханәләренең берсендә бушлай ял итү! Сәламәтлекне ныгытып кайту мөмкинлеге бит бу!
“Танып” шифаханәсе Башкортстанның Аскын районында урнашкан. Урман-елгаларга, минераль су чыганакларына бай төбәк ул. Биредәге гүзәл табигать, саф һава үзе сәламәтләндерү көченә ия. Ә инде моңа шифаханә хезмәткәрләренең тәҗрибә-белемен дә кушсаң, “Танып”ның республикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә танылу алган савыктыру учреждениесе булуына инанасың. Медицина белгечләре дәваланучыларның сәламәтлеген ныгыту, организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыру өстендә эшли. Ял итүчеләргә невропатолог, физиотерапевт, уролог, стоматолог кебек медицина белгечләре ярдәме тәкъдим ителгән. Бальнеотерапевтик (минераль сулар белән дәвалау) күпьюнәлешле шифаханәдә ашкайнату, сулыш органнары, терәк-хәрәкәт, сөяк-мускул, нерв, эндокрин, кан әйләнеше системасы, тән-тире, гинекологик авыруларны дәвалау программалары тәкъдим ителә.
Массаж, кедр мичкәсе, физиотерапия, тоз мәгарәсе, үлән чәйләре, “Казанчы” минераль суы, азон белән дәвалау, тоз шахталары, ингаляцияләр, вакуумлы массаж, әллә ничә төрле душ – аларны санап бетерерлек түгел. Монда парафин белән дә дәвалыйлар. Ул тән тиресен һәм тукымаларны җылыта, кан әйләнешен, матдәләр алмашын яхшырта. Терәк-хәрәкәт аппараты, нерв авырулары, матдәләр алмашынуы бозылганнарга су астындагы душ тәкъдим ителә, ул аркага, аякларга массаж ясый. Шифаханәнең тагын бер үзенчәлеге — күкерт-водородлы, йодлы-бромлы ванналар. Алар тынычландыру, сафландыру, организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыру сыйфатына ия.
“Танып” шифаханәсе үз эченә берничә бүлекне алган. Монда сәламәтләндерү корпусы, ашханә, ял үзәге, су белән дәвалау бүлеге, шулай ук, барлык уңайлыклары булган номерлар урнашкан. Кунаклар хозурына бассейн, тренажерлар һәм киноконцертлар залы, балалар уен мәйданчыгы, матурлык салоны, кафе-барлар тәкъдим ителә.
Шифаханәдә күңел ачу чаралары, уеннар, иҗади осталык дәресләре, конкурс-викториналар, җыр-биюле кичәләр дә оештырыла. Мин дә бу чараларда катнашып, гармун моңнары астында караоке тыңладым, үзешчән артистлар әзерлегендәге матур концертлар карадым. Әйткәндәй, җырчы, биюче, алып баручылар рәвешендә “Танып” хезмәткәрләрен күрү аеруча ошады. Табиблар, шәфкать туташлары көндезләрен ял итүчеләрнең сәламәтлеген кайгыртса, кичләрен дәртле-моңлы чыгышлары аша күңелләрен рухландырды.
“Танып”та үткән көннәр онытылмас яхшы тәэссоратлар калдырды. Шифаханәнең сихәтле дәваларын алып, рәхәтләнеп ял итеп, үзебезнең шәһәргә ел буена җитәрлек көч-куәт һәм илһам туплап кайттым.
Хөрмәт белән Лилия Габитова.