Декабрьдә республика Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Туймазы районында булган иде. Яңа балалар поликлиникасын караганда төбәк җитәчесе янына кечкенә кыз килеп, Яңа ел теләген язган хатын тапшырган иде. Бүген аның теләге тормышка ашты!
Беренче сыйныфта гына укучы Айсылуның теләге гади түгел, ул авыр чирдән интегүче абыйсына ярдәм сораган. 15 яшьлек Артур Заһидуллинда авыр формадагы балалар параличы. Реабилитация программасына ярашлы, аңа алты ел саен яңа коляска таләп ителә. Үткән елда аны алыштыру вакыты үтеп киткән.
Айсылу Радий Хәбировка хатны тапшырганнан соң озак та үтми, 31 декабрь көнне Уфадан шалтыраталар һәм билгеле бер сайтта кирәкле колясканы сайлый алулары хакында хәбәр итәләр.
Авыру бала тәрбияләүче Альмира Заһидуллина әйтүенчә, алар башта ышанмый тора. Сайтка кереп, кирәклесен сайлагач, аларга колясканы өйләренә китереп тә бирәләр! Республика Башлыгы исеменнән колясканы Туймазы районы хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин тапшыра.
Заһидуллиннар шатланып бетә алмый – мөмкинлекләре чикле малайга күчеп йөрергә ярдәм итүче бу җайланма бик уңайлы, төрле маневрлар эшләү, арып китсәң, йоклап алу мөмкинлеге дә бирә. Иң мөһиме – гәүдә торышын теркәп тота торган җиһазлары бар. Гаилә республика Башлыгына чиксез рәхмәтле.
Заһидуллиннар гаиләгә килгән авырлыкны лаеклы үтәргә тырыша. Артур Республика дистанцион мәгариф үзәгендә белем ала, әнисе аның белән өйдә. Әти кеше эштә, ә Айсылу мәктәптә дәресләре тәмамлану белән әнисенә ярдәмләшергә ашыга.
Кыз абыйсын бик ярата, аның белән аралашуны көтеп ала. Бу көннәрдә кызчык аеруча шат – аның Яңа ел теләге тормышка ашты бит!