Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап
...Ян Ушияк немецларга сатылган Дворжак фамилияле милләттәшенә ышанып һәлак була. Үләр алдыннан Мурзинга: “Әгәр бер-бер хәл булса, төркемне Злин ягына, Степанов төркеменә алып кит”, – дип искәртә. Дворжак, Ушияк белән Мурзинны бергә ССчылар янына алдап алып баргач, аларның аякларына ата, чөнки фашистларга аларны исән килеш тапшырырга кушыла. Немецлар партизан отряды штабын кыйратып, радистканы көчләп, штабны көлгә әйләндереп киткәннән соң Даян Мурзин шаулап аккан тау елгасына тиклем бара да, андагы агач күпер астына төшеп ята һәм аңын югалта. Күпме ятканын ул хәтерләми, аны урманчы Ян Ткач исемле карт таба. Аны ашатып, яраларын бәйләгәч, сарык тиресе түшәп, аю өчен казылган тирән чокырга урнаштыра да, тагы килермен, дип, кайтып китә. Бәлки, өенә дә алып кайтыр иде, әмма ярамый. Тирә-як гестапо солдатлары белән тулган юлларда патрульләр тора. Бу чокырда Даян Мурзин биш көн ята. Урманчы озак күренмәгәч, ул: “Тереме Ян Ткач, әллә юкмы, бәлки, аны да атып үтергәннәрдер”, дигән күңелсез уйларга бирелә, хәтта вакыты-вакыты белән пистолетына карап ала. “Юк, юк, атылып үләргә беркайчан да соң түгел! Минем яшисем килә, тик фашистларга эләгергә язмасын”, – дип, үз-үзен тынычландыра.
Чехиядә кыш үзенең томанлы, дымлы һавасы белән аерыла. Монда кышын яңгыр яву – гадәти хәл. Үзе яткан чокырга яңгыр суы агып төшкәч, сызлаган яраларын юа. Компас пыяласын ватып, яралы аягының эренен агызгач, аңа чи ит мае сөртеп бәйләп куя, шулай ул үз-үзенә ярдәм итәргә тырыша. Бераз шулай хәлен җиңеләйтергә тырышкан егет үлем һәм ачлык тырнагыннан котылу өчен егерме бер көн көрәшә. Немецлар тынычлангач, Ян Ткач урманга килә, әлбәттә. Даянны күтәреп өенә алып кайткач, ул алдан әзерләп куйган бинага урнаштыра, яраларын бәйли. Якташыбызның хәле арулана башлагач, Ян Ткач урманчы өенә үзен эзләп килгән партизаннар белән очраша һәм алардан Ушиякның ничек һәлак булганлыгы хакында ишетә.
Злин юнәлешендә хәрәкәт иткән капитан Степанов отряды Ушияк отрядының засадага эләккәнен ишеткәннән соң Бескид тауларында исән калган партизаннарны эзләп табу өчен дүрт төркем җибәргән булган икән, шуларның берсе Мурзинны эзләп таба да инде! Алар Ушиякның язмышы хакында да хәбәрдар икән. Аяклары яраланган коммандир да тере кала башта, Урта бачва авылында икмәк пешерүче булып эшләгән Махандра исемле кешенең өендә яшеренеп дәваланып ята. Ләкин Махандрага үзен партизан дип таныткан сатлык Дворжак аңардан Ушиякны үзенә бирүен сорый һәм “Сезгә дәвалынырга кирәк” дип, аны Тау Челандасы дигән авылга алып китә. Ялгыз, яралы Ушияк үзе белән сигез немец автоматчысын ияртеп килгән Дворжакка каршы тора алмый, арысландай сугышып, хәле беткәннән соң, соңгы пуляны үзенә ата. Менә шулай сатлыкҗан Дворжак Чехословакиядә хәрәкәт итүче иң зур партизаннар бригадасын җитәкчесез калдыра.
Кызганычка каршы, Степановның да язмышы аянычлы тәмамлана: аның да отряды Аизовицы шәһәре өчен барган каты сугышта Даян Мурзин белән бергә ике йөздән артык фашистны юк итә, аларның күпләре хәтта үзләре теләп әсирлеккә төшә. Ләкин немецларның бирелүе хәйлә булган һәм бу хәйләне алар үзләрен коткару өчен эшләгән. Алар әсирлектән төнлә кача. Моны белгән Мурзин белән Степанов немецларны куа төшә, ике арадагы көчле атыш барышында Степанов каты яралана һәм мәңгелеккә күзләрен йома...
Д. Мурзин Чехословакиядә Ян Жижка исемендәге партизаннар бригадасы белән 1945 елның 9 маена кадәр җитәкчелек итә. Бригаданың кыюлыгы Прага, Брно һәм башка шәһәр һәм авылларда яшәүчеләрне дәртләндерә. Мәсәлән, Брнода генерал Лужа командалыгында хәрби гарнизон халык восстаниесе оештырыла, ә 1945 елның 1 маенда Прагада 30 мең кеше, баррикадалар корып, немецларга каршы сугыша, анда 2 мең кеше һәлак була.
Прага 8 майда азат ителә, шуңа күрә бу көн бүген дә Чехиядә һәм Словакиядә Җиңү көне дип билгеләнә. Бу көнне шәһәргә 80 километрлы төнге рейдтан соң атаклы маршаллар Д. Л. Лелюшенко, И. С. Конев һәм П. С. Рыбалконың танк гаскәрләре бәреп керә һәм шәһәрнең һәр урамы, йорты өчен каты сугыш башлана. Прагадан тыш, совет гаскәрләре Оломоуц, Вышков, Чешске-Будеевице һәм башка шәһәрләрне дә азат итә. Чехиянең азатлыгы өчен Советлар Союзы ягыннан зур корбаннар бирелә: анда 140 мең совет, 360 мең Чехословакия солдаты һәлак була. Совет яугирләре Прагада да, Брно һәм башка шәһәрләрдә дә Туганнар каберлегенә җирләнгән, ул каберлекләр бүген дә тәртиптә тотыла. Әлбәттә, бүгенге катлаулы заманда Европада Бөек Ватан сугышы хакында нинди генә уйдырмалар уйлап чыгарсалар да, халык үзен азат иткән батырларны барыбер онытмый: һәр шәһәрдә, авылда совет яугирләренә куелган һәйкәлләр тора.
Даян Мурзинга багышланган “Кем син, Кара генерал?” дигән китапны билгеле Русия язучысы Генрих Борисович Гофман яза. Моңардан тыш, ул хәрби-патриотик темага иҗат ителгән һәм “Молодая гвардия” нәшриятында дөнья күргән “Герои Таганрога”, “Орлиное племя”, “Черный генерал: Двое над океаном”, “Черный генерал”, “Взлет продолжается” “Самолет подбит над целью”, “Летный характер”, “Владимир Ильюшин” дигән җыентыклар да иҗат итә, барысында да яугирләргә дан җырлый. Г. Гофман үзе дә Советлар Союзы Герое, очучы, Ленин ордены, ике тапкыр Кызыл Байрак, ике тапкыр Ватан сугышы, өч тапкыр Кызыл Йолдыз, Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнгән, А. Фадеев исемендәге премия лауреаты.
Ә менә аның “Кара генерал”ы бәхетле язмышлы китап булып чыга: бу җыентык немец, инглиз, чех, словак, украин, итальян, француз һәм башка дистәләгән телгә тәрҗемә ителгән. Ни өчен? Чөнки Даян Мурзин – Русиягә, Башкортстанга гына түгел, ә тоташ Европага билгеле шәхес, аны күбесе “кара генерал” дип йөртә. Көньяк Моравиянең китапханәсендә мин якташыбыз хакында поляк, словак, немец, инглиз һәм башка телләрдә байтак материал таптым, аларны бездән соң яшәүче яшь буын кайчан да булса укыр, язар дигән өметтәмен.
...Д. Мурзинның 1944 елда төшкән гаҗәеп матур бер фотосы сакланган. Аннан безгә бөркет карашлы, уйчан, җитди, ләкин арыган йөзле, кара сакаллы чибәр егет карый. Авторы билгеле түгел, һәрхәлдә, Мурзин үзен фотога төшерүче хакында белмәгән дә.
Янә тагын бер фотосында ул кара папаха киеп, сакалын кырып төшкән. Бу фото 1945 елга туры килә. Анда Даян Баян улына нибары егерме өч яшь. Бу юлы “сугыш беткәч кенә фотога төшәчәкмен”, дигән сүзенә тугры калып, махсус рәвештә истәлек өчен төшкән. Әйтергә кирәк, Мурзинның яшь чагында төшкән фотолары бөтенләй юк диярлек, ә, бәлки, разведчик булганга күрә тыелган булгандыр. Ә шулай да күп фотолары сугыш чорына туры килә, дип әйтергә мөмкин. Ләкин алда әйтеп үткән уйчан карашлы фотосын фашистлар да төшереп алган һәм самолеттан ташлаган, ә фото астына: “Бу – Ян Жижка исемендәге партизан бригадасы җитәкчесе Юрий Васильевич Мурзин исемле партизан, аны тере килеш тотып биргән кешене – өч, үле килеш китерүчене ике мең рейхмарка белән бүләклибез”, – дип язылган була. Шунысы гаҗәп: тоташ протекторатта, Дворжактан тыш, Мурзинны тотып бирергә теләгән башка бер кеше дә табылмаган, киресенчә, халык үзенең коткаручысына мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышкан. Менә шулай фашистларның тамагына сөяк кебек кадалган Д. Мурзин бригадасын гитлерчылар сугыш азагына кадәр берничек тә юк итә алмаган, арытаба аның даны бөтен Европага таралган!
1945 ел башында Гитлер үзенә тугры хезмәт итүче Румыния һәм Венгрия солдатларының сугышчан рухын күтәрү максатында Прагадан Будапештка бронепоездда барырга җыена. Ләкин аны ниятеннән баш тартуын үтенәләр. “Кем ул хәтле минем юлыма каршы төшәргә омтыла?” – дип сорый фюрер. Аңа протекторатта “Кара генерал” кушаматлы бер усал партизан отряды җитәкчесе барлыгы, аның көтмәгәндә юл басу ихтималлыгын аңлаталар. Моңа кадәр ул ниндидер грузинның Ян Жижка исемендәге партизаннар бригадасы белән җитәкчелек итүен ишеткәне булган, әлбәттә, җитмәсә, үзе майор чинында гына икән, ди. Чынлап та, бу вакытта Мурзин майор гына була һәм генерал кителе кию хакында хыялланмый да. Ә сакал йөртү серен ул соңрак болай аңлата:
– Бригадада миңа әти, картәти булырлык өлкән кешеләр сугышты, яртысыннан күбесе кырыкны үткән кешеләр, ә мин бигрәк яшьмен. Ни эшләргә? Бу хактагы уйларымны “үзәк”кә җиткергәч, алар миңа сугыш беткәнче сакал йөртергә киңәш итте. Шәп киңәш булды бу! Сакаллы көе миңа 40-45 яшь бирәләр иде. Сугыш беткәч, икенче көнне үк сакалны кырдым. Соңыннын хезмәттәшләрем күргәч: “Бәй, Юра, син бөтенләй яшьсең икән!”, – дип көлеште...
Прагадан Будапештка поездда бара алмаган Гитлерның хәле турында да ачыклык кертеп үтәм: Даян Мурзинны үзенең “Шәхси дошманнар исемлеге”нә керткән фюрер Ян Жижка исемендәге партизаннар бригадасын “бандитлар оясы” дип атый, һәм Мурзинны тоту, бригадасын юк итү өчен протекторатка үзенең иң катлаулы шәхси боерыкларын үтәүче һәм осталыгы белән дан алган разведчик-диверсант Отто Скорценинны җибәрә. Моңа кадәр ул Италия власть башыннан бәреп төшерелгән Муссолинины урлап алып китүе белән билгеле була.
Скорцени Муссолинины Гитлерның Растенбургтагы штаб-фатирына алып килгәннән соң гына аның яраткан офицерына әйләнә. Соңыннан Гитлер аны оберштурмбанфюрер дәрәҗәсенә күтәрә, аны “Рыцарь тәресе” белән бүләкли. Әмма данлыклы диверсант, Гитлер кебек, Мурзин бригадасына җитди карамаган, “мин аларны тиз арада юк итәм” дип әйткән. Ләкин Скорцени бу вакытта Ян Жижка исемендәге партизаннар бригадасының биш отрядтан торуын, һәр отрядта ике меңнән артык кеше булып, хәтта бер отрядның командиры хатын-кыз икәнлеген дә белмәгән була. Әмма хәбәр алганнан соң офицерның чәчләре үрә тора! Шулай да җан тынычлыгы өчен ул самолеттан, Мурзинның башы өчен фәлән марка акча бирәм, дип, листовкалар тарата. Әйткәндәй, анда Мурзинның алда телгә алынган, күмер белән төшерелгән фотосы да була. Скорцени, акчага алданып, халык Мурзинны үзе үк тотып бирер, дип өметләнә, ләкин өмете акланмый. Әмма ул, кабаланып, фюрерга “кара генерал”ны тоту буенча тиешле эш башкарылды”, дигән рапортын җибәреп өлгерә. Ә бу вакытта Мурзин да йоклап ятмый: ул бригаданы саклап калу һәм җитез хәрәкәт итү өчен аны төрле якка таратып җибәрә.
1945 елның кышы җылы килә, шуңа күрә партизан сугышы алып бару зур авырлыклар тудырган. Һәлак булганнар урынына Мурзин бригадасына яңадан-яңа көчләр өстәлеп, отрядлар тулыланып торган. Мәсәлән, бер Степанов батальонында гына да 800 кеше сугыша, һәр отрядта меңгә якын кеше исәпләнә. Бригаданы имин кышлату һәм саклау максатында Мурзин отрядларны һәм батальоннарны бер-берсеннән ерак булмаган биек тау башларына урнаштыра, урындагы халык белән даими бәйләнеш булдырыла. Ә илнең Прага, Брно, Всетин, Злин, Нижеце кебек шәһәрләрендә яшәүчеләр икмәк, дару, корал, кием белән ярдәм итеп тора, фашистларга каршы көрәшергә теләгән һәр кеше, хатын-кызмы ул, ирме, тауларга агыла. Ярдәмнең иң зурысы, әлбәттә, Советлар Союзыннан килә. Шуңа карамастан, чит-ят җирдә якташыбыз ничек сугышкан соң, таяныр кешеләре булганмы, дигән сораулар туа. Әйе, якташыбызның таяныр дуслары, ышанычлы кешеләре булган һәм аларны Даян Баян улы сайлый да белгән.
Даян Мурзин лейтенант Будько, Иозеф Вавра, Долинов, капитан Стелензы, кече лейтенант Зимин, элекке очучы Франтишек Фаукал кебек батыр отряд җитәкчеләренә таянып сугыша. Бригаданың бер отряды белән хәтта Ольга Фронтишкова исемле Белоруссия кызы җитәкчелек иткән. Отрядны партизаннар үз-ара “Ольга” дип йөрткән. “Ольга”чылар фашистларның әледән-әле котын алып тора: аларның корал төялгән вагоннарын шартлата, бер вокзал начальнигын кулга алалар, ягулык тутырылган 34 цистернаның нефтен агызалар. Аның хакы немецларга 20 миллион маркага төшә. Икенче бер операциядә алар Нижковицы шәһәрендә урнашкан немец полицайларын коралсызландырып, партизаннарны автоматлар белән тәэмин итә, шушы бәрелештә гитлерчы алты жандарм үтерелә. “Ольга”чылар ягыннан да корбаннар була: кызганычка каршы, Иржи Ировский исемле иң кыю партизан немецлар кулына эләгә.
Бригада белән җитәкчелек итү, никадәр генә кыю һәм оста булмасын, Даян Мурзинга җиңел булмаган. Авыр хәлләрдән ул, гадәттә, фашистларны төркемләп кыйрату тактикасын кулланып чыккан. Мәсәлән, партизаннар төркем-төркем булып таулардан килеп төшә дә, немец коммуникацияләрен сафтан чыгара, эшелоннарны рельстан очыра, немецларның корал складларын, штабларын шартлата, солдатларын юк итә. Вакыты белән фашистлар хәйләгә дә барып карый. Мәсәлән, алар, партизаннар корал дип уйласын, дип, кайчак поездга корал урынына ком, агач тутырып, я буш көенчә озаткан, ләкин ниләр генә уйлап чыгарсалар да, партизаннар хәрәкәтен туктата алмаганнар.
Карательләр сугыш тәмамлануга барган 1945 елның кышында аеруча шашына: гестапо кулына төшкән бер генә партизанны да аямыйлар, ул атыла, яки асыла. Миңа Чехиядә Людмила Лангер исемле, бүген сиксән биш яшьтә булган медицина фәннәре докторы, табиб белән танышырга насыйп булды. Аның белән сөйләшеп утырганда бервакыт ул әнисеннән калган иске фотоларны күрсәтте. Бер фотоның артына: “1945 елның кышында җәзалап үтерелгән партизаннар” дип язылган иде. Яшерен рәвештә төшереп алынган бу фотода Слоуп бистәсе уртасында халык алдында асылган партизаннар төшерелгән.
1945 елның 19 апрелендә карательләрнең партизаннарны эзәрлекләве халык өчен аеруча аянычлы тәмамлана. Нацистлар иртән үк Всетин шәһәре янында урнашкан Бескид тауларына юнәлә, юлда очраган һәр кешене атып китә, я “партизаннар кайда яшеренгән, күрсәт”, дип җәзалый. Халык арасында бер сөйләп бирүче дә табыла. Ул “Плоштина дигән авылда партизаннарны белгән кешеләр бар, шулардан сорагыз, мин ул авыл кешеләренең партизаннарга ярдәм иткәннәрен ишеткәнем бар”, дип әйтә. Шуны гына көткән гестапочылар Плоштинаны уратып ала һәм халыкны өйләреннән куып чыгара да, берәмләп сораулар бирә башлый. Әйтмәсәләр, барысын да автомат прикладлары белән тукмыйлар, хәтта бер бабайның колагын кисеп алалар. Хатын-кызлар балаларын җибәрүне сорый, әмма тегеләр уйлап та бирми. Халык партизаннарның кайда икәнен әйтмәгәч, башта бензин сибеп өйләрен яндыралар, янып торган утка кешеләрне дә куалар һәм алар янып үлә. Бер сәгатьтән йөзләгән кеше булган авылдан егермегә якын кеше исән кала, арытаба аларны да атып үтерәләр. Авылдан көл генә кала...
Отто Скорцени Мурзин бригадасын юк итү максатында урманга сатлык-җаннардан җыелган ялган партизан отрядлары да җибәрә, болар инде чын партизаннар өчен иң куркынычы була. Шул сәбәпле куе карагай урманы белән капланган Бескид, Валах тауларында хәрәкәт итүче партизаннар кушылырга килгән кешеләрне Даян Мурзин шәхсән тикшереп алган. Гитлерга: “Ян Жижкадан бер нәрсә дә калмады, операция уңышлы үтте”, дип хәбәр җибәргән Отто Скорценины “батырлыгы өчен” фюрер яраткан диверсантын чираттагы тәре белән бүләкләсә дә, бу вакытта Даян Мурзин бригадасы да тик тормый: Скорцениның явызлыгына җавап итеп партизаннар шул ук төнне гестапочылардан үч ала. Операция өчен җаваплылык Степанов ротасына йөкләтелә: кушылган эшне уңышлы башкару өчен безнекеләр бу юлы ССчылар формасында гестапочылар гарнизонына һөҗүм итә. Һөҗүм тиз вакытта башкарыла, шуңа карательләр партизаннар ташланыр дип башларына да китерми. Бу вакытта алар шнапс ярдәмендә “уңышлы үткән көн”не билгеләп, ашап-эчеп, кино карап ял итеп утырган. Башта СС формасындагы кешеләрне күргәч, үзебезнекеләр шаярта, дип уйлыйлар һәм корал алу турында уйламый да. Автоматлар “телгә килгәч” кенә качарга маташалар, тик берсе дә котыла алмый: кырыкка якын фашист теге дөньяга озатыла. Әйтергә кирәк, төптән уйлап башкарылган бу операциянең уңышы да Даян Баян улының урындагы халык белән аралашып, аңлашып эшләвенең җимеше. Карательләрнең ял итеп утырган мәлен Даян Мурзинга немец фашистларына тирән нәфрәт саклаган, аларда эшләүче унсигез яшьлек авыл кызы Милка Чешкова хәбәр итә. Тирә-яктагы һәр юлны, өйне белгән кыз, фашистларга ашарга пешерергә ялланган була. Даян Мурзинның бу операциядә һәр шәһәрдә һәм авылда бәйләнеш өчен эшләгән үз кешеләре булуы аны чираттагы тапкыр уңышка китергән.
Д. Мурзин тыныч тормышта башта Бакалы районы мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли, хатыны исә мәктәптә укыта. Арытаба уку теләге аны Казан юридик мәктәбенә алып килә, бу мәктәпне ул читтән торып тәмамлый. Аны тәмамлагач, башта – Әбҗәлил районында, аннары Стәрлетамакта прокурор ярдәмчесе булып эшли. 1955-60 елларда өлкән тикшерүче, иректән мәрхүм ителгәннәрне законга ярашлы тикшерү бүлеге начальнигы, 1961-62 елларда Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсендә кадрлар бүлеге начальнигы урынбасары, 1962-69 елларда кабаттан иректән мәхрүм ителгәннәрне законга ярашлы тикшерү бүлеге начальнигы, 1960-86 елларда Башкортстан Адвокатлар коллегиясе рәисе, 1987-90 елларда Интернациональ дуслык музееның директоры булып эшли. 1989 елдан ул Башкортстанның Хокук саклау органнары, Кораллы Көчләр, хезмәт һәм сугыш ветераннары комитеты президиумының даими әгъзасы булды. Шулай итеп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр Даян Фәтхелбаян улы тынычлык сагында торды, һәр минутын халыкка бирде: мәктәп укучылары, студентлар, хезмәт һәм сугыш ветераннары, якташлары алдында даими чыгыш ясап торды. Яшь буында хәрби-патриотик тойгылар тәрбияләү хәстәрлеге белән яшәде һәм аны үзенең төп эше дип исәпләде. Уфа авиация техникумында барлыкка килгән Интернациональ дуслык музее да, әйткәндәй, Даян Фәтхелбаян улы Мурзин башлангычы белән төзелде. Тыныч тормышта да тынычлык өчен көрәшүне ташламаган халык улының эшчәнлеге хакында республика басмаларында язылды.
Тыныч тормышта Д. Мурзин туган ягын бервакытта да онытмады, якын дусты һәм Башкортстанның халык язучысы Нәҗип Асанбаев белән туган ягы Бакалыга кайтып, китап уку конференцияләре, очрашулар уздыра иде. Шулай ук, сабантуйларда һәм башка төрле мәдәни чараларда да катнашырга вакыт тапты. Бөек Җиңүнең 60 еллыгына ул “Фронт в тылу врага” дигән китабын язып калдырды. Бүген бу китап буенча Бакалыда гына түгел, ә тоташ республикада әллә күпме очрашулар оештырылган һәм оештырыла.
Даян Баян улы исән чагында СССР таркалганга кадәр элекке Чехословакиягә 22 тапкыр барып кайта, чөнки анда халык үзенең коткаручысын онытмый, хөрмәт саклый. Безнең үзебездә дә якташыбызның исемен мәңгеләштерү максатында аңа Уфа шәһәренең, Бакалы районының шәрәфле шәхесе дигән исемнәр бирелде. Бакалы урамнарының берсе Даян Мурзин исемен йөртә. Якын киләчәктә, ә бәлки Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләгән көннәрдә, Уфа урамнарының да берсе Даян Мурзин исемен йөртер, һәйкәле калкып чыгар, дип ышанасы килә.
Йокламыйк, дуслар! Үз шәхесләребезне үзебез күтәрмәсәк, читтән килеп күтәрмәсләр. Һәр ил үз шәхесләре белән көчле.
Җиңүнең 65 еллыгы уңае белән “Русия” телеканалы оештырган телетапшыруны хәтерлим: анда Даян Мурзинны күреп белгән, аның белән тыгыз аралашкан билгеле шәхесләр – тышкы разведка шефы Маркус Вольф, элекке “Төркестан” легионы легионеры Морат Ташмурат, Ян Жижка исемендәге партизаннар бригадасының элекке партизаны Ян Ондравчак чыгыш ясадылар. Шушы билгеле шәхесләрнең чыгышларында легендар разведчик Даян Фәтхелбаян улы Мурзинны Европа илләренең онытмавы, горурланулары, Англиядә, Германиядә, Чехиядә, Словакиядә, Польшада документаль фильмнар төшерелүе хакында сөйләделәр. Үзебездә исә Даян Мурзин хакында нибары өч кинофильм бар. Минемчә, бу бик аз.
Алдарак Даян Мурзинның партизаннар бригадасында төрле милләт вәкилләре сугышкан, дигән идек. Анда Англиянең Король армиясе капитаны Хауланд фамилияле кеше дә булган. Ул Джон исемле улына ничек итеп партизаннарның Чехословакиядә сугышуы, үзенең Даян Мурзин исемле разведчик белән дус булуы хакында сөйли. Азактан улы язучы булып киткәч, шушы сөйләгәннәрдән чыгып, Д. Мурзинның тормышы һәм партизанлык эшчәнлеге турында яза. Интернетта Джон Хаунтландның китабы словак, немец, инглиз, чех телләрендә нәшер ителгән, дигән хәбәр бар. Ләкин әлегәчә миңа, шушы юлларны язучыга, ул китапны табып укырга туры килмәде. Ә бит табылсын иде ул. Аны, һичшиксез, татар һәм башкорт телләренә тәрҗемә итәргә кирәк. Димәк, киләчәктә каһарман якташыбызның исемен мәңгеләштерү буенча эшлисе эшләр күп әле!
Әйтергә кирәк, туган илебезнең, халкыбызның, Башкортстанның данлы улы, Европада танылган һәм данланган, “Халык герое” дигән исем яулаган Даян Фәтхелбаян улы Мурзинга үзе үлгәннән соң булса да, “Советлар Союзы Герое” яки “Русия Герое” исемен бирү дә дөрес булыр иде!
Миләүшә ГОДБОДЬ (КОЛМӨХӘММӘТОВА).
Чехия Республикасы.
(Ахыры. Башы гәзитнең 14 гыйнвар санында).