+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
29 гыйнвар 2020, 09:53

Ире һәм ике улы югалган Эльмира Мазова ай ярымнан соң телгә килгән

Ул социаль челтәрдәге сәхифәсенә пост куйган.

Ул социаль челтәрдәге сәхифәсенә пост куйган.

Артем Мазов һәм аның уллары турында хәбәрне инде дүртенче ай көтәбез. Ә балаларның анасы ай ярым элек башка беркем белән дә аралашмаска дигән карарга килгән иде. Бу аңлашыла да, әмма аның хәлендә аралашмыйча булмый шул.

28 гыйнварда ул үз битендә республика халкына мөрәҗәгать бастырды.

- Яңалыклар юк, эзләүләр алып барыла, әгәр кемдер аларны күргән яки нәрсә дә булса белә, полициягә мөрәҗәгать итүегезне сорыйм. Ярдәмегез өчен барыгызга да рәхмәт! - дип хәбәр итә Эльмира.

Көтәбез, өметләнәбез.



Фото: vk.com сайтыннан
Читайте нас