+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
20 февраль 2020, 17:30

Агыйделдән ак пароход тиздән йөзеп китәчәк!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Судоремонтно-судостроительный завод” җәмгыятендә булды. Төбәк җитәкчесе республика өчен уникаль булган бу предприятиенең җитештерү куәтен карады һәм ремонтланучы “Чайка” теплоходы бортына менде.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Судоремонтно-судостроительный завод” җәмгыятендә булды. Төбәк җитәкчесе республика өчен уникаль булган бу предприятиенең җитештерү куәтен карады һәм ремонтланучы “Чайка” теплоходы бортына менде.
Радий Хәбиров ремонтны ахырына кадәр җиткерергә кушты. 1 майда кораб җәйге навигацияне ачарга тиеш, елга флоты ветераннары аның пассажирлары булачак.
- Команда җыегыз, пассажирлар күчерүгә лицензия мәсьәләсен хәл итегез, -- диде төбәк Башлыгы. – Сезгә заказлар табарбыз. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы веераннары гаиләләре өчен елгада сәяхәт оештыру планлаштырабыз.
Елгачылар әйтүенчә, 150 пассажирга тәгаенләнгән теплоход 2020 елда Башкортстанның иң эре елга транспорты булачак.
Радий Хәбиров яр инфраструктурасы белән дә кызыксынды. Завод директоры Руслан Салихов әйтүенчә, әле предприятие авыр вакытлар кичерә – завод төркеменә кергән барлык компания төркемнәре банкротлык стадиясендә.
Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы белән берлектә судно төзүчеләр бу процедурадан чыгуны күзаллаган һәм җәйге навигацияне башлау буенча программа эшләгән.
Радий Хәбиров республиканың елга флотын ярдәмсез калдырмаячагын ассызыклады. Көн тәртибендә – “Башкортстан” һәм “Мулланур Вахитов” теплоходларын пароходчылык милкенә кайтару. Предприятие хезмәткәрләре төбәк җитәкчесе белән сөйләшкәндә бу мәсьәләне күтәрде.
- Елга хуҗалыгын саклык белән, адым артыннан адым белән, ашыкмыйча тергезәчәкбез, -- дип билгеләде Радий Хәбиров. – Иң мөһиме - безнең флот тирәсендә бөтерелүче барлык “пакьсезләр”не кудык. Җинаять эшләре кузгатылды, зур тикшерү гамәлләре көтелә. Эшләячәкбез.
Читайте нас