+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
5 март 2020, 10:42

"Яркий"да яшәүче балаларга яңа бакча!

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада байтак эшләр башкарыла.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада байтак эшләр башкарыла.

Башкаланың Дим районындагы "Яркий" бистәсендә ел ахырына яңа балалар бакчасы ачылачак, дип хәбәр итә республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте. Мәгариф учреждениесе «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә.

Хәзерге вакытта бинаның нигезе салына. Объект ике секциядән торачак. 180 урынга исәпләнгән балалар бакчасында 8 төркем булачак, шул исәптән берсе ясле яшендәге балалар өчен. Янәшәдә генә уен һәм физкультура мәйданчыклары барлыкка киләчәк.

Комитет рәисе урынбасары Артем Ковшов сүзләренә караганда, быел Башкортстанда «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында 3900 урынга исәпләнгән 24 балалар бакчасы төзү планлаштырыла.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас