+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
17 март 2020, 12:31

Мөслим Магомаевның дәү әнисе татар булган

Мәшһүр җырчының нәсел тамырлары атаклы Терегуловларга барып тоташа.

Мәшһүр җырчының нәсел тамырлары атаклы Терегуловларга барып тоташа.

Мөслим Магомаев 1942 елның 17 августында Бакуда туган. Аның әтисе - Магомет Магомаев, театр рәссамы, фронтта Җиңүгә кадәр 15 көн кала һәлак булан, әнисе — Айшет Магомаева (сәхнә тәхәллүсе — Кинжалова), драма актрисасы, Сталин стипендиаты була.

Әтисе ягыннан дәү әтисе Абдул-Мөслим Магомаев Әзербайҗан дәүләт филармониясе исемен йөртә торган композитор, Әзербайҗан классик музыкасына нигез салучыларның берсе.

Әнисе Айшет Әхмәд кызының килеп чыгышы турында Мөслим Магомаев Майкопта туган, әтисе төрек, ә әнисе яртылаш адыгей милләтеннән булган, дип яза.

Әтисенең әнисе турында "Ул татар булган", ди. Байдигөл-Җәмал Али һәм Хәнәфи Терегуловларның туган апасы.
Ә әнисе буенча ата-бабасы кем булганлыгы билгеле түгел. Документларда Магомет Магомаев — милләте буенча әзербайҗан.
Мөслим Магомаев үзен һәрвакыт әзербайҗан милләтеннән дип саный, ә гражданлык турында: «Әзербайҗан — минем атам, Русия — минем анам», - дип әйтә.

Рәсемдә: Магомет Магомаевның әти-әнисе — Мөслим Магомаев и Байдигөл Терегулова.

Фото:liveinternet.ru
Читайте нас