Бүген республикада 49 кеше (алар арасында 8 бала) коронавирус инфекциясенә шик белән дәваханәдә тикшерелә. Әлегә Башкортстанда коронавирус йоктыруның бер очрагы да расланмаган. Бу хакта бүген чираттагы брифингта сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
Республикада марлядан медицина битлекләре җитештерелә башлады. Көненә 3000 битлек тегелә.
Республикада 100дән артык кеше коронавируска тикшерелү үткән. Нәтиҗәләр иртәгә билгеле булачак.
“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсенең бүлек җитәкчесе Олег Мәүлетов хәбәр итүенчә, Русиядә бүгенге көнгә 147 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган, аларның 86сы Мәскәүдә.
Республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗин бүгеннән Башкортстанның барлык уку йортларында югары әзерлек режимы кертелүен хәбәр итте. 23 марттан 5 апрельгә кадәр мәктәп укучылары каникулга чыга, 6 апрельдән дистанцион укуга күчә. Каникул вакытында укытучылар дистанцион укыту буенча белемнәрен камилләштерәчәк.
23 марттан республиканың барлык колледжлары да дистанцион укуга күчә. Вузлар дистанцион укуга 16 марттан күчә башлады да инде.
Алдан БДИ тапшыру да булмаячак. Моңа гариза язганнар барысы белән бергә 25 майдан имтихан тапшырачаклар.
Өйдә үзләре генә кала алмаган башланыч сыйныф укучылары өчен мәктәптә махсус төркемнәр оештырылачак. Балалар бакчалары эшләвен дәвам итәчәк, анда инфекцияне кисәтү буенча алгоритм булдырылган.
Иртәгәдән Мәгариф министрлыгында “кайнар элемтә” телефоны эшли башлый, аның номеры - 8 (347) 292 11 52. Дүшәмбедән шимбәгә кадәр 9-18 сәгатьләрдә анда шалтыратып, мәгариф системасы буенча борчыган сорауларны бирергә була.
“Башинформ” җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Ростислав Морзагулов халыкны коронавирус инфекциясе турында ялган хәбәрләргә, фейкларга ышанмаска чакырды.
Чираттагы брифинг иртәгә 20 сәгатьтә булачак.
Фото: news.myseldon.com