+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
30 март 2020, 08:14

Нефтекама битлекләрне үзе тегә

Алар тиздән даруханәләргә чыгар, дип өметләнәбез.

Билгеле булуынча, даруханәләрдә медицина битлекләре җитешми. Шуны исәпкә алып, 23 мартта Нефтекама шәһәренең "Искож", "Метро", "Малыш" компанияләре аларны тегүгә алынды. Әлегә алар аз партия белән "Акчарлак" кибетендә сатыла. Тиздән күпләп, бар халыкка ңа җитәрлек булып, даруханәләрдә чыгар, дип өмет ителә.

Илдә битлекләр белән әлегә чыннан да кытлык. Бу проблеманы кем ничек булдыра ала, шулай хәл итә. Әйтик, осталар аны тегеп сата. Күпләрэ үзләре тегеп кия - бу да начар түгел. Мордовиядә бер тегүчене, карантин аркасында вактылыча ательесы ябылгач, ярдәм йөзеннән туганнарына, якыннарына, мөрәҗәгать иткән һәркемгә бушлай тегеп бирә, дигән хәбәр таралды. Әйе, авыр чакта без оеша, күмәкләшә беләбез. Бу яман чирне дә шулай бергәләп кенә җиңеп булачак. Девизыбыз һаман да шул: "Бергә булыйк! Бердәм булыйк!"
Читайте нас