+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
1 апрель 2020, 13:16

Русиядә коронавирустан үлүчеләр саны 24кә җиткән

Илебездә бүгенге көнгә коронавирус инфекциясен 2777 кеше йоктырган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.Үлүчеләргә килгәндә, пандемия нәтиҗәсендә 24 кеше һәлак булган. Бер тәүлек эчендә вирус йоктырган 7 кеше гомере белән хушлашкан.

Илебездә бүгенге көнгә коронавирус инфекциясен 2777 кеше йоктырган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Үлүчеләргә килгәндә, пандемия нәтиҗәсендә 24 кеше һәлак булган. Бер тәүлек эчендә вирус йоктырган 7 кеше гомере белән хушлашкан.

Шатлыклы хәбәр дә җиткерик: әлеге афәтне җиңеп, сәламәтләнеп дәваханәдән чыгарылган кешеләр дә бар һәм аларның саны хәзер 190га җиткән. Узган тәүлектә генә 69 савыгучыны өйләренә кайтарып җибәргәннәр.
Коронавирусның яңа очраклары илебезнең 35 төбәгендә ачыкланган. Моңа кадәр 73 субъектта гына вируслылар булса, хәзер инде 75 төбәктә бу авыруны йөртүчеләр бар.
Вирус йоктыручыларның иң күбе илебез башкаласы Мәскәүдә яшәве билгеле. Тәүлек эчендә аларның саны 267гә арткан һәм җәмгысе 1800дән арткан.
ria.ru сайтыннан
Читайте нас