Миякә районында яугир-якташларыбыз хакында хәтер кадерләп саклана һәм яшь буынга җиткерелә
Миякә районының Әнәч авылы китапханәсендә “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый” дигән баш астында дистә еллар дәвамында эзләнү эшләре алып барыла. Моның нәтиҗәсе буларак “Авылым тарихында Бөек Ватан сугышының ачылмаган битләре” дигән кулъязма китап языла. Шушы китаптагы материалларны китапханәдә үткәрелгән төрле чараларда кулланабыз. Мондагы мәгълүмат бигрәк тә киләчәк буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә ярдәм итә. Яшьләр үз авылдашлары турында күбрәк белеп, ишетеп үсәргә тиеш. Шул китапта үз урынын алган, соңгы эзләнүләр нәтиҗәсендә туган мәкаләне гәзит укучыларга да тәкъдим итәм.
Быел Русия халкы гына түгел, Җир шарының тынычлык яклы барлык халкы да совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 75 еллыгын тантаналы шартларда билгеләп үтәргә әзерләнә.
Авылыбыз һәм районыбыз аша сугыш узмаса да, аның гарасатлы давыллары һәр гаиләгә кагылган. Безнең картәнинең әтисе (Фазыловлар) яклап та, әнисе (Салиховлар) яклап та кулга корал алырлык яшьтә булган һәркем сугышта катнашкан.
Әнәч авылыннан Габлелхалик Фазыловның өч улы Вахит, Мәҗит, Гани һәм Ханнан Фазыловның ике улы Биктимер (безнең әнинең әтисе) һәм Миңнегол хәбәрсез югалганнар. Ә районның Олы Кәркәле авылыннан картәнинең әнисенең ике абыйсы Хәлиулла белән Вәлиулла һәм бер энесе Галиулла Салиховлар сугыштан исән-сау әйләнеп кайтканнар. Аларның исемнәре “Алар Җиңү белән кайттылар” китабына теркәлгән.
Шулар арасыннан 1941 елның декабрендә сугышка чакырылып, 1945 елның октябрендә демобилизацияләнгән Вәлиулла Салихов хәрби юлын Калинин фронтыннан башлап, 1нче Украина һәм 2нче Белоруссия фронтлары составында фашистларга каршы көрәшә. Яраланып, алты ай госпитальдә дәваланганнан соң, яңадан фронтка җибәрелә. Вәлиулла Салихов сугышны минометчы вазыйфасында башлап, взвод командиры булып тәмамлый. Ул бик күп орден-медальләргә лаек була. Аның күкрәген икенче дәрәҗә Ватан сугышы, “Кызыл Йолдыз”, өченче дәрәҗә Дан орденнары, “Батырлык өчен” ике медаль, “Германияне җиңгән өчен” медале, “Отличный минометчик” значогы бизи. Башкомандующий исеменнән 12 тапкыр Рәхмәт хаты ала.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан мин, фронтовик шагыйрьләр иҗаты белән кызыксынып, язучы һәм шагыйрь Хәким Гыйләҗевның иҗатына тукталдым. Аның шигырьләр җыентыгына кереш сүзне Наҗар Нәҗми язган. “Волынь дәфтәре”ндә” түбәндәге юллар язылган:
“Бу шигырьләр 1944 елның май – июнь айларында 1нче Украина фронты һөҗүм (“Луцк – Сандомир” операциясе) башлар алдыннан Көнбатыш Буг елгасы буенда оборонада торган чакта алгы сызыкта һәм аннан соңрак та язылган. Мин аларны бөтенләй онытканмын. Алар Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан сугыш елларындагы архивны актарганда килеп чыкты. Минем өчен бик кадерле бу юллар. Миңа ул чакта егерме беренче яшь иде. Мин взвод командиры идем, сугыш көндәлеге итеп язылган бу шигырьләрне, каләм тидермичә дип әйтерлек, шушы китабыма кертергә булдым. Хәким Гыйләҗев”.
Бер-бер артлы шигырьләрне укыганда “Минометчик Салихов турында җыр”га тукталдым.
Башкортстаннан еракта,
Буг буенда – Волыньда,
Дошманны тукмый
Салихов
Олы җиңү юлында.
Воронеждан Польшагача
Һөҗүм юллары буйлап
Сугышып үтте,
дошманнарны
Миналар белән сыйлап.
Утта янмый, суда батмый
Днепро-Корсунь батыры.
Күкрәгендә, ак йолдыздай,
Медальләре ялтырый.
Сагындыра кайчагында
Туган-үскән Миякә,
Дим буйлары, вак чагыллар,
Кара кашлы кәләшкәй.
Батыр егет сагынса да,
Кайтыр юлы бер генә:
Фашист мәетләре аша
Бу юл илтә Берлинга.
Язмада күренүенчә, шагыйрь Хәким Гыйләҗев фронт көндәлегендәге шигырьләренә 1975 елда гына игътибар итә. Бәлки, кайберләрен вакытлы матбугат битләрендә бастырып та чыгаргандыр, ә “Минометчик Салихов турында җыр” шигырьләр җыентыгының 1983 елда чыккан басмасында гына дөнья күрә.
Мин Вәлиулла Салиховның кызы Асия Бәхтиярованың гаилә архивында хәрби комиссариаттан алынган белешмә белән таныштым: “1943 елның июненнән 1945 елның июненә кадәр 358нче укчы полк составындагы миномет отделениесе командиры…” Ә Хәким Гыйләҗев нәкъ шул чакта взвод командиры була. Әлбәттә, взвод командиры үзенең кул астындагы минометчыларны яхшы белгән һәм яуда чыныккан Миякә батыры Салихов белән сокланудан җыр туган! Вәлиулла Салиховның хәрби бүләкләренә игътибар итсәк тә аның оста минометчы булуына шик калмый. 1945 елның октябрендә демобилизацияләнгән вакытта инде Салихов үзе дә взвод командиры дәрәҗәсендә була.
Кызганыч, бәйләнешкә чыгып ачыклар өчен шагыйрь Хәким Гыйләҗев та, минометчы Салихов та инде күптән бакыйлыкка күчкәннәр. Ә шулай да бу шигырь юлларының нәкъ менә Вәлиулла Салихов турында булуына шигем юк.
Әминә КАЮМОВА,
Миякә районының
Әнәч авылы китапханәчесе.