Озаккамы?
"Фәридә-Алсу" дуэты оештырылуына 25 ел тула. Чирек гасыр буена кызларны бер-берсеннән башка күз алдына да китереп булмый иде.
Әмма карантин вакытында алар да аерылып торырга мәҗбүр. Шулай да репетицияләрне онлайн режимында дәвам итәләр. Бу хакта Фәридә Әхмәтшина үзенең инстаграм битендә хәбәр итә һәм репетиция барышы белән таныштра.
"Араларыбыз ерак булса да, безнең Алсу белән күңелләребез, хисләребез һәрвакыт бергә һәм бердәм!!! Алдагы эш планнарыбыз бик күп... Шундый сагындык Сезне ХӨРМӘТЛЕ, ЯРАТКАН ДУСЛАРЫБЫЗ!!!", - дип яза анда Фәридә.
Иҗади уңышлар телик кызларга!
Фото: Инстаграм