Бәхеткә, гаилә могҗиза белән генә исән кала.
Башкортстанның Архангель районы Архангель авылында төнлә янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, агач йортның эченә ут капкан була. Янгынны сүндерәләр, әмма йорт уттан шактый зыян күрә.
"Янгын вакытында йортта 4 яшьлек сабые белән ана һәм дүрт яшь кеше була. Өйдә йоклап ятучылар, янгын турында хәбәр итүче корылманың вакытында эшләү нәтиҗәсендә, тиз арада янган йорттан чыга алган",— дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Янгынның сәбәпләре ачыклана.