+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
17 апрель 2020, 08:35

Милли кием - халык күрке

Бүген Башкортстанда Республика халыкларының милли кием көне билгеләп үтелә.

Бүген Башкортстанда Республика халыкларының милли кием көне билгеләп үтелә.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров указы нигезендә быел бу көн беренче тапкыр үткәрелә. Киләсе елларда ул апрельнең - өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында билгеләп үтеләчәк. Эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә бәйрәмне онлайн форматта үткәрергә карар кылынды.
Башкорт дәуләт филармониясе шушы бәйрәмгә шулай ук берничә чара әзерли.
Филармония коллективы катнашлыгында костюмлы музыкаль флешмобка кушылырга видеоролик-чакыруны сәнгать җитәкчесе, Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Әскарова җитәкчелегендәге команда әзерли.
Ш. Бабич исемендәге республика яшьләр премиясе лауреаты Линар Дәүләтбаев җитәкчелегендәге Башкортстанның халык уен кораллары милли оркестры бәйрәмгә сюрприз әзерли.
Балетмейстер-сәхнәгә куючы, Башкортстанның атказанган артисты Рәмизә Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге балет артистлары тамашачыларны бию видео-сәламләве белән сөендерде.
Музыкаль-әдәби лекторий (сәнгать җитәкчесе – Башкортстанның халык артисты Индира Әсәдуллина) республика халыкларының милли киемнәре турында үз битләрендә социаль челтәрләрдә язылган хикәяләр белән видео-очрашулар әзерләде. Төп басым башкорт традицион киеменә, хатын-кызлар, ир-атлар һәм балалар киеменең барлык атрибутларын анализлап ясалган. Очрашуларны лектор-музыка белгече Алинә Хәсәнова һәм солист Әлфия Галләмова үткәрәчәк.

Фото: bashinform.ru


Читайте нас