Элвин Грей лейблы директоры Семен Прошконың лизингка алынган "Toyota Land Cruiser 200" автомобилен «Лизинг-Трейд» компаниясе тартып алган, анда моңа кадәр хитмейкер Бабек Мамедрзаев йөргән. Бу хакта business-gazeta.ru яза.
«БИЗНЕС Online»га Прошко үзе хәбәр иткәнчә, машинаны эвакуатор белән алып киткәннәр, бу вакытта аңа зыян да килгән.
"Барлык компанияләр дә түләүне бераз вакытка кичектереп тору буенча карар кабул итәргә әзер, ә бу - туксанынчы еллардагы кебек, варвар методлары кулланып башкарылган эш һәм безгә каршы килгән бердәнбер компания. Без түләүдән баш тартмадык, без намуслы түләүчеләр һәм алар белән сөйләшүләр алып бардык. Рәсми хатлар яздык, чөнки безнең компания, беренче чиратта, коронавируска каршы тору чараларыннан зыян күрде. „Бу сезнең проблемалар, алар безне борчымый — түләгез“, - диделәр", - ди ул.
Машинаны кире тартып алган компаниянең генеральный директоры фикеренчә, лизинг түләүләрен кертү ике ай элек туктаган, моннан тыш, әлегә кадәр страховка (каско) түләнмәгән.
"Без һәрвакыт конструктив диалогка әзер. Тик, кызганычка каршы, каршы як килеп туган хәлне хәл итүгә әзер түгел. Концертлары булмау сәбәпле, алар җитди финанс кыенлыклары кичерә, түләргә җыенмый һәм түләүләрне яңадан кайтару вакытын билгели алмый. Бу позиция шундый нәтиҗәгә китерде", - дигән ул.
Бу хакта тулырак:
https://m.kam.business-gazeta.ru/news/465713Фото:go.mail.ru