Русиянең халык артисты Надежда Георгиевна Бабкина өчен Башкортстанда да борчылалар. Аның биредә күпсанлы дуслары яши. Әлеге фотода ул Мәләвез районы хакимияте башлыгы Рөстәм Шәмсетдинов белән.
Аның сүзләренә караганда, башта анда коронавирус дип уйлыйлар, берничә тапкыр тест ясыйлар. Бәхеткә, алар тискәре нәтиҗә бирә. Рәсми диагнозы - үпкәләр ялкынсынуы.
«Бабкинаның шәхси йөртүчесе, аның хатыны һәм улы шушы xbh белән авырый», — дигән Александр Васильев.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Бабкинаның хәле яхшы түгел. Медикаментоз комадан чыгаргач, ул аңына килгән, ләкин әлегә ишарәләр белән генә аралаша. Табиблар анда депрессия билгеләре булуын ачыклаган, аның йөрәк ритмы белән дә проблемалары бар.