Идел буе федераль округында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан масштаблы акция дәвам итә.
“Безнең Җиңү көне” акциясе Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан оештырылган, бу җыр марафоны төбәкләрдә яшәүчеләрне бердәм халык коллективына берләштерә. Танылган җырчылар һәм хор коллективлары, киң билгеле "Җиңү көне" җырын башкарып, эстафетаны бер-берсенә тапшырып килә.
Әлеге җыр очраклы гына сайланмаган, авторлар — композитор Давид Тухманов һәм шагыйрь Владимир Харитонов — халык батырлыгы бөеклеген, туганнарны югалту сагышын һәм миллионлаган ватандашыбызга үз гомерләрен безнең тынычлык өчен биргән батырлыкка дан җырладылар. Бөек бәйрәм гимнына әверелгән бу җырның быел юбилей елы — беренче тапкыр ул нәкъ 45 ел элек яңгыраган.
Идел буе федераль округының “Безнең Җиңү көне” марафоны эстафетасын бүген, 5 майда, Пенза өлкәсе кабул итте.
Пенза өлкәсеннән проектта Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Каширский җитәкчелегендәге Губернатор симфоник капелласы вәкилләре катнаша. "Акция турында белгәч, солистлар бер генә минут та икеләнеп тормады, безнең өчен бу - горурлык, — дип билгели Владимир Каширский. — Шунысы шатлыклы: роликны яздырырга безгә Бөек Ватан сугышы ветераннары үзләре, шулай ук волонтерлар, төрле өлкәдәге хезмәткәрләр һәм гади халык та булышты”.
Пенза җырчылары үзләренең якташларына мөрәҗәгать яздырган, анда сугыш елларында Пенза өлкәсеннән 300 меңнән артык кешенең яуга китүе, шуларның 190 меңнән артыгы сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмавы турында әйтелә. 1945 елның маенда Рейхстагта " Ә без Пензадан!” дигән легендар язу барлыкка килә. Бу сүзләрне Пенза өлкәсендә яшәүчеләр әле дә зур горурлык белән кабатлый.
Җиңү өчен көрәш фронтта гына түгел, тылда да бара. Сугыш вакытында Пенза өлкәсе сәнәгать эвакуациясенең иң эре пункты була. Пенза заводлары мина, авиабомбалар, артиллерия снарядлары ясаган. Төбәктән фронтка хәрби самолетларның детальләре, итекләр, чаңгылар җибәрелә. Быел Пенза шәһәре Русия Федерациясенең “Хезмәт батырлыгы шәһәре” дигән мактаулы исем алуга дәгъва итә.
Республика һәм өлкәләрнең иҗат коллективлары җырлары урындагы телеканалларда 25 апрельдән 8 майга кадәр трансляцияләнәчәк. Җиңү көнендә, 9 майда, легендар җыр әлеге марафонда катнашкан барлык музыкаль коллективлар башкаруында яңгыраячак.
Шулай ук җырларны социаль челтәрләрдә #песнипобеды #нашденьпобеды, ютюб каналларында табарга мөмкин булачак. Радиостанцияләрдә яраткан җырыбызның радиоверсиясе яңгыраячак.
“Безнең Җиңү көне” акциясе барыбызны да — Идел буе федераль округы халкын Хәтер һәм дан елында берләштерәчәк.