+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
6 Май 2020, 18:27

Forbes исемлегендәге миллиардер Дмитрий Босов үз-үзенә кул салган

Ул 6 май төнендә үлгән.

Ул 6 май төнендә үлгән.

Миллиардер Дмитрий Босов 6 май төнендә үз-үзенә кул салган. Бу хакта хокук саклау органнарында үз чыганакларына һәм миллиардерның танышларына сылтама белән РБК хәбәр итә.

— Бу дөрес, Босов исән түгел, - дип раслаган басмага әңгәмәдәшләренең берсе.

РБК чыганагы мәгълүматлары буенча, бизнесмен Мәскәү өлкәсенең Усово бистәсендә үз йортында үлгән. Вакыйга турында тулырак мәгълүматны коллегаларыбызның онлайн-трансляциясендә укырга мөмкин (NGS.RU ).

Дмитрий Босов - Русия эшкуары, Барнаулда туган. «Алтек» төркеменә нигез салучы, контрольдә тотучы акционер, Директорлар советы рәисе. Хәзерге вакытта Дмитрий Босовның төп активлары - «Сибантрацит» төркеме һәм «Востокоголь» компаниясе. 2008 елдан «Сибирь» хоккей клубы попечительләр советы җитәкчесе булып тора. Forbes мәгълүматларына караганда, Русиянең иң бай бизнесменнары рейтингында ул 86нчы урынны биләгән. Аның мөлкәтен журнал 1,1 миллиард долларга бәяләгән.

Апрель азагында Дмитрий Босовның Американың каннабис (наркотиклар) базарына акча салуы билгеле булды. Әлеге мәгълүмат аның структурасының элекке хезмәткәре, АКШ спецназы ветераны Фрэнсис Рачоппи хезмәт законнарын бозган өчен эшкуарны судка биргәч ачыкланды.

Фото: Александр Рюмин / ТАСС


Читайте нас