Уфа сәнгать училищесына (колледж) уен кораллары һәм җиһазлары исәбеннән беренче биш «Михаил Глинка» фортепианосы тапшырылды.
Әлеге максатларга акча көллияткә «Мәдәният» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында бүлеп бирелде («Мәдәни мохит» федераль проекты).
«Без «Русия халыкларының милли уен кораллары» бүлегенең классларын тулысынча яңарттык», — дип хәбәр иткән «Башинформ» агентлыгына Уфа сәнгать училищесы директоры Лидия Воробьева. — Коллективның профессиональ рәхмәте колледж укытучылары һәм студентларының безнең уку йортын Башкортстан һәм Русиянең иҗади киңлегендә лаеклы тәкъдим итү өчен бөтен көчен салуында чагылачак».
Уфа сәнгать училищесы (колледж) «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Башкортстанның модернизацияләнүче һөнәри белем бирү оешмалары исемлегендә билгеләп үтелде. Башкортстан җитәкчелеге, Мәдәният министрлыгы ярдәме белән быел колледжның уен кораллары сизелерлек яңартылачак, сәнгать бүлеге өчен кирәкле җиһазлар барлыкка киләчәк, методик әдәбият сатып алыначак.
ФОТО: Уфа сәнгать училищесы