Мәгариф ветераны лаеклы бәхеткә төренеп яши.
Бертуган сеңлем Сәнидә Миңнегалиевага язның матур мизгелендә 80 яшь тулды. Туган төягебездә — Кушнаренко районының Шәрип авылында хөрмәтле кеше булып яши ул.
Мәктәптә ул гел “бишле” билгеләренә генә укыды. Бәләкәйдән үк укытучы булырга хыялланды. Тәүдә Благовещен педагогия училищесын тәмамлады. Аның Бөре педагогия институтында укыган чагын яхшы хәтерлибез. Әтиебез, мәрхүм, аның янына җәяү бара торган иде.
Сәнидә шунда укыганда Караидел районы егете Нәкыйп Миңнегалиев белән дуслашып дөнья кордылар. Әти-әниебез кияүне бик ихлас яратып каршы алдылар. Бик тә уңган, кешелекле, кечелекле иде ул. Укып бетергәч, Караидел районының Александровка авылында эшләделәр. Картаеп барган әти-әниебезгә ярдәм йөзеннәндерме (мин гаиләм белән гомер буе Уфада яшәдем, эшләдем), Шәрипкә кайтып йорт салдылар. Мәктәптә күп еллар буе берсе — урыс теле, икенчесе биология укытучысы булып эшләделәр.
Һәр бәйрәмдә Сәнидәнең укучылары аны тәбрикли. Илебезнең кайсы якларыннан гына килми ул хатлар! Авылда да бик хөрмәт итәләр сеңлемне. Гомер буе күп укыды ул: үзе дәресләр алып барган урыс әдәбиятын да, үзебезнең татар язучылары әсәрләрен дә. Һәм үзе белгәннәрне балаларга да өйрәтте.
Әлеге көндә дә ул гәзит-журналлар алдыра. Ничәмә еллар буе татар әдәбиятын, грамматикасын яратып, камил үзләштерелгәнлектән, ул үзе дә бик матур шигырьләр, хикәяләр яза. Без аларны Кушнаренко район гәзите битләреннән шатланып укыйбыз.
Сәнидә белән Нәкыйп ике ул үстерделәр. Уллары икесе дә әти-әниләре һөнәрен сайлады. Өлкән уллары Алик хәләл җефете Гөлчирә белән күп еллар Шәрип мәктәбендә эшлиләр, биш бала үстерәләр. Аларның гел “бишле” билгеләренә генә укыган Дианалары, Уфа нефть техник университетын шулай ук “бик яхшы”га гына тәмамлап, Татарстанда инженер булып эшли. Руслан информатика белгечлеге буенча диплом алып кайтты. Милена исемле кыз рәссам булырга хыяллана. Талантлы бала. Тагын ике малай, нәсел традициясен дәвам итеп, әле мәктәптә “бишле”гә генә укыйлар.
Сәнидә белән Нәкыйпнең икенче уллары Азат Кушнаренко педагогия училищесында укыта. Аның хатыны Гөлчәчәк — шул ук училище директоры урынбасары. Аларның зур уллары Казанда институтта укыта, кечесе дә шунда җыена.
Күп еллар элек үк инде Нәкыйп киявебез вафат булып, сеңлем, “ялгыз, тол калдым”, дип, кара кайгыга төшсә дә, ул берүзе түгел. Менә дигән уллары-киленнәре, безнең һәм башка туганнар белән аралашып яши. Оныклары һәрчак аның хәлен белеп тора. Ул үзе дә аларның укулары белән кызыксына, кирәк чакта, зур тәҗрибәле педагог буларак, ярдәм кулы суза. Мин дә шәһәрдән туган авылга кайткач, ул изгелекле кызлар-малайлар ярдәмнәреннән ташламый.
Әле минем язасы әсәрләрем бар, дип, киләчәккә якты хыяллар белән яши минем яраткан, горурланган сеңлем Сәнидә Миңнегалиева.
Фәмзүлә Мостафина,
лаеклы ялдагы китапханәче.
Уфа шәһәре.