Хатын аэропортта чемоданнарын күтәргәч, күкрәкләрендә җөйләр өзелеп, яралар барлыкка килгән.
Бөек Британиядә яшәүче Броген Ри исемле хатын күкрәген кечерәйтү өчен пластик операция ясаткан. Шуннан соң аның күкрәкләре шартлап, яралар үлекли башлаган. Бу турыда "Daily Mirror" басмасына сылтама белән «Лента.ру» хәбәр итә.
Броген операция ясау өчен Төркиягә бара. Февральдә Истанбул шәһәрендә аңа операция ясыйлар. Шуннан соң тиз арада кунакханәгә җибәрәләр, табиблар аны карамый. Хатынның температурасы күтәрелә. Ул урын өстендә генә ята.
Бераз хәл кергәч, Броген аэропортка китә. Ул Британиягә Украина аша кайта. Җиде сәгать самолетта очкач, аның яңа борчуы килеп чыга. «Миңа авыр әйбер күтәрергә ярамый. Ләкин багажны алырга кирәк. Шул вакытта мин ике күкрәгемнең дә шартлаганын тойдым. Җөйләр сүтелеп, алар урынында ачык яралар барлыкка килде», — дип сөйли бу хатын.
Хәзер аның яралары үлекләгән, күкрәк формасы да үзгәргән. Күкрәкләренең үлчәме дә кимеми икән. «Минем күрәкләрем бозылды. Коронавирус булгач, хастаханәгә барырга да куркам. Хәзер яраларымны антисептик белән эшкәртәм, инфекция, я сепсис булмас дип өметләнәм», — ди имгәнгән хатын.