+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
21 Май 2020, 14:03

"Ларгуслар"ны тыярлармы?

Радий Хәбиров муниципальара маршрутлар санын арттырырга йөкләмә бирде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, муниципальара һәм төбәкара маршрутлар санын этаплап арттырырга тәкъдим итте.

Тиешле йөкләмә Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаевка республика Хөкүмәтендә к-вирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чараларына багышланган киңәшмәдә бирелде.

— Төбәкара маршрутлар бөтенләй диярлек тыелды. Шуңа карамастан, "Ларгус"та легаль булмаган ташучыларның эшчәнлеге активлашуы теркәлде. Бу, беренчедән, санитар-эпидемиологик нормаларны төгәл үтәмәү һәм, гомумән, законны бозу. Бу законсыз һәм куркыныч эшчәнлекне туктатырга кирәк. Шуңа күрә мин муниципальара маршрутлар санын арттырырга тәкъдим итәм, — дип белдерде Радий Хәбиров.

Фото: bashinform.ru сайтыннан.
Читайте нас