+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
25 Май 2020, 09:24

Сабыйны... машина буган

Бу хәл Дуван районында булган.

Бу хәл Дуван районында булган.

Кичә Дуван районында дүрт яшьлек малай һәлак булган. Хокук саклау органнарында «КП-Уфа»ның үз чыганагы сүзләренә караганда, малай әтисенең машинасында уйнаган һәм очраклы рәвештә муенын автоматик пыяла күтәргеч белән кыскан.

Нәтиҗәдә, пыяла күтәрелеп, сабыйны буа. Әти-әниләре шунда ук ашыгыч ярдәм чакырта. Гадәттән тыш хәл урынына килгән табиблар баланы дәваханәгә алып китә, әмма сабыйга ярдәм итеп өлгерә алмыйлар, ул реанимациядә үлә.

Хәзер фаҗига хәл-шартларын хокук саклау органнарына тикшерергә туры киләчәк. Алар ата-ананың балага карата игътибарлы-булу булмавын да тикшерәчәк.

Сабыйларга, бигрәк тә малайларга, машинада аерым игътибар кирәк. Аларны теләсә кайсы техник чара янында ялгыз калдыруны уйларга да ярамый. Кайчан нинди кнопкага басуын ул үзе дә белештерми. Биредә кызыклы гына түгел, хәвефле дә булырга мөмкинлеген аларга аңлата белсәк иде. Җәйгә чыккач, балалар аеруча игътибар таләп итә. Автомобиль юллары, сулыклар янында балаларны ялгыз калдырмагыз!

Фото: "Башинформ"


Читайте нас