+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
29 Мая 2020, 09:40

Суши таякчыгы ярдәмгә килер

Гадәттә, тар борынлы савытларны, банкаларны, ше­шәләрне юу кыенлык тудыра. Әгәр аш бүлмәңдә шыртлака яисә махсус пумала булмаса, андый банканы чүп савытына гына озатасы кала. Шулай да ашыкма әле! Бер юлы бар.

Гадәттә, тар борынлы савытларны, банкаларны, ше­шәләрне юу кыенлык тудыра. Әгәр аш бүлмәңдә шыртлака яисә махсус пумала булмаса, андый банканы чүп савытына гына озатасы кала.

Шулай да ашыкма әле! Бер юлы бар. Андый чакта савыт-саба юа торган губка һәм суши ашый торган таякчык ярдәмгә килә. Губканы кирәкле калынлыкта кисеп, таякчыкка резинка белән урап куясың һәм савытны юа да башлыйсың. Губканы бәйләм энәсенә кидерергә дә була. Уңайлы да, мәшәкате дә юк!
Фото:kitchendecorium.ru
Читайте нас