+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
31 Май 2020, 06:40

Карак кемнең кулын тешләгән?

Моның өчен хәзер аңа җавап бирергә туры киләчәк.

Моның өчен хәзер аңа җавап бирергә туры киләчәк.
Республикада яшәүче берәүне шактый сәер гамәле өчен хөкем итәчәкләр: 35 яшьлек ир полиция хезмәткәрен тешләгән өчен суд каршына басачак.
Гаепләүнең рәсми версиясе буенча, бу кылык РФ Җинаять кодексының "Власть вәкиленә карата гомер һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану" мәддәсе белән бәяләнә.
Әлеге хәл Стәрлетамакта узган айда ук булган. Кичә урындагы прокуратура җинаять эшен судка тапшыру турында хәбәр итте. Ә бит иргә башка төрле гаепләү дә белдерелергә мөмкин иде.
Стәрлетамакта яшәүче кеше кесә телефоны элемтәсе өчен түләү терминалын таларга булган. Аннан ир акча тартмасын урлаган. Тик шунда аны ППС хезмәткәре тоткарлый. Ир, аннан ычкынырга тырышып, полиция хезмәткәренең уң кулының бармакларын тешләгән...
Ач булгандыр бу мескен...
Читайте нас