+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
11 июнь 2020, 07:30

“Банк картамнан 60 мең сумны урладылар...”

Мошенниклар кармагына 72 яшьлек Миңлегөл апа түгел, үзем каба яздым.

Мошенниклар кармагына 72 яшьлек Миңлегөл апа түгел, үзем каба яздым.

Бер көнне үзәк телевидениедән Санкт-Петербургта банк карталарын талаучыларны тотулары турында сюжет күрсәтелде. Алар алдау юлы белән 20 миллион сум акча урлаган. Саклык банкы исеменнән шалтыратып кешеләрнең, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрнең, башын бутап, карталарыннан акча күчерткәннәр.
Инде федераль каналга килеп җиткәч, бәлки, әлеге банк үзенең исемен пычратучыларның законсыз кылыкларына чик куяр өчен ниндидер чаралар күрә башлар. Югыйсә, аның тынычлыгыннан файдаланып, мошенниклар, уйлап та, карап та тормыйча, уңга-сулга шалтырата башлады. Мин үзем дә шулар корбаны була яздым.

Бер көнне 900 номерыннан шалтыраттылар. Саклык банкы номеры булгач, аны-моны уйламыйча сөйләшә башладым. Шул ук сценарий. “Сез кайчан соңгы тапкыр картагыздан файдаландыгыз? Төнлә аннан акча алырга маташканнар иде, без тотып калдык. Хәзер берничә сорауга җавап бирегез...”
Берничә сораудан соң күңелгә шик керде. Юк, карта номерын сорамадылар. Хәтта минем шикләнүне сизеп алгач, ышанмасагыз, хәзер Саклык банкы номерыннан СМС киләчәк, дип, телефон трубкасын куеп торырга тәкъдим иттеләр. Ул, чыннан да, килде. Сөйләшүне дәвам иттек. Минем бернинди шигем дә калмаска тиеш иде. Ләкин шикчел кеше мин. Картагызда ничә сум акча бар, дигән сорау аны тагы да арттырды. 500ләп сум, дигәч, тегеләрнең кәефе нык кына төшүе сизелде, ләкин сөйләшү дәвам итте. Акрын гына, йомшак кына бирелгән сораулар ялкыта башлагач, сез кайсы адрес буенча утырасыз, әйдәгез, мин банкка барам, проблеманы урында хәл итәрбез, диюем булды, трубканы шарт итеп куйдылар.
Төш вакытында барыбер бардым банкка. Юк, бездән бернинди шалтырату булмады, диләр. Ә 900 номерына ничек керә соң алар? Минем телефон номерын каян алганнар? Ни аяныч, банк хезмәткәре шушы сорауларга җавап бирә алмады. Ә бит бу хәл әллә нинди фаразларга этәрә...
Ходай саклады дияргә кирәк. Ә менә гәзитебезнең күптәнге дусты, вакытында Мәләвез шәһәрендә җаваплы вазыйфалар биләгән, пенсиягә чыккач, Уфага күченеп килгән Миңлегөл Мәсәгутованың 62 мең сумын каерып алдылар. Шулай ук аңа Саклык банкы номерыннан шалтыратканнар, сорашканнар. Кемнеңдер аның картасыннан акча урларга теләве турында әйткәннәр. Өлкән яшьтәге кеше икәнен сизеп булса кирәк, аның белән озын-озак сөйләшеп тормаганнар, карта номерын сораганнар. Әйткән, карта артындагы өч санны да укып биргән. Хәзер акчагызны күчереп торабыз, бераздан кире кайтарачакбыз, дигәннәр. Ышанган! Кая инде ул кире кайтару!
Шушы хәлдән соң Миңлегөл апа шалтыратты. Туганым, шундый хәлләр, 999 сумын калдырганнар, алмаганнар, ди. Шуңа сөенә. Әлеге картадагы 50 мең сумны улыма биреп торырга уйлаган идем. Алмады. Их, алган булсачы, дип өзгәләнә. Өзгәләнә дип әйтү, бәлки, бик дөрес тә түгелдер, әллә ни хәсрәтләнмәде Миңлегөл апа. Ул буын акчаны әллә нигә күрми, аларга сәламәтлек кадерлерәк. Шулай да пенсионер кешегә 62 мең түгел, 2 меңе дә бик күп акча.
Миңлегөл апа бу вакыйгадан бик күп сабак алган. Тагын да бер нәрсәгә инанган ул: тирә-ягыбызда яхшы кешеләр бик күп. Алдануы хакында дусларына, туганнарына хәбәр иткәч, аның карта номерын сорап алып, акча салучылар күп булган. “100-200 сум җибәрүчеләр дә булды. Менә шундый игелекле, риясыз кешеләр күп арабызда, шушы бәхет түгелмени?”, — ди апабыз.
Әле күптән түгел республикада берәүнең мошенникларга банк картасыннан 420 мең сум күчерүе билгеле булды. Ярты миллион! Гомер буе җыйган акчасы! Инде каян юллап алсын ул аны! Әлбәттә, полициягә хәбәр ителгән, алар нидер эшли. Әмма акчаның табылуына ышаныч бик аз.
Әгәр сезнең картадан чит кешеләр тарафыннан акча урлау факты расланса (беркемгә дә пин-код әйтмәгән, картаны шикле сәүдә нокталарында кулланмаган, кәрәзле банкинг аша түләүләр турында смс-мәгълүмат белән файдаланган очракта), акчалар кире кайтарылачак.
Әгәр караклык факты расланса, урланган сумма исәбегезгә 15 көн эчендә килергә тиеш. Гадәттә, сумма зур булмаса, Саклык банкы аны иртәрәк кайтара. Тик бу вакыт эчендә үз акчаларыгызны күрмәгәнсез икән, банкка шикаять белдерергә кирәк. Мондый таләптән соң акча 7 көн эчендә килеп җитәргә тиеш.
Әгәр дә җинаятьчеләргә акча алыр өчен мәгълүмат бирелгән икән, банк аны кире кайтармаячак. Шулай ук әгәр мошенниклар законсыз юл белән sim-картага ия булса, аның дубликатын ясаса, һәм акча күчерсә, проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Әлеге очракларда үз хокукыңны исбатлауга һәм югал­ган акчаларны кире кайтаруга ирешү бик авыр. Мондый хәлне булдырмас өчен банк белән килешүдә барлык “форс-мажор”ларны аерып күрсәтергә һәм карта буенча смс-хәбәр белән бөтен “сәер” хәлләр турында хәбәр итәргә кирәк.
Әгәр банк теге яки бу сәбәп аркасында проблеманы хәл итүдән бөтенләй баш тартса, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез. Бу этапта тәҗрибәле юрист ярдәме кирәк булачак. Банкларның юридик бүлекләренә каршы үзаллы көрәшү катлаулы һәм, кагыйдә буларак, сезнең файдага түгел.
Кызганычка каршы, Миңлегөл апабызның да акчасын юллап ала алуы икеле...
Читайте нас