+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
3 июль 2020, 17:30

Аның хезмәт юлында да, тормыш юлында да тулы тәртип!

Эштә иң җаваплы хезмәткәрләрнең берсе буларак танылу алган ЮХХДИ инспекторы, полиция капитаны Ринат Мөхияров дүрт бала тәрбияләүче үрнәкле әти һәм гаилә башлыгы да.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе (ЮХХДИ) – транспорт чараларын күзәтү һәм контрольдә тоту, аларны файдалану кагыйдәләрен үтәтү органы. Автоинспекторлар эссе җәйләрдә дә, чатлама суыкларда да хезмәттә – юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне күзәтә. Шулай ук алар тәртип бозучыларны штрафка тарттырырга һәм тоткарларга хокуклы.

3 июльдә – ЮХХДИ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме быел рәсми дәрә­җәдә 12нче тапкыр уздырыла. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе көне тарихы 1936 елның 3 июлендә башлана. Бу көнне СССР Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автомобиль инспекциясе оештырыла.

Бәйрәм кысаларында Эчке эшләр министрлыгы вәкил­ләре тарафыннан автоинспекция алдынгыларына югары исемнәр, медальләр, грамоталар кыйммәт­ле бүләкләр тапшырыла, алар вазыйфалары буенча үрләтелә.

Ринат Мөхияров кебек үк күпчелек ЮХХДИ хезмәткәр­ләре бәй­рәмне өйдә, туганнары, дуслары, якыннары белән билгели.
Ринат Марсил улы 18 ел башкалабызда Юл хәрәкәте хәвеф­сез­леге дәүләт инспек­циясендә хезмәт итә. Ул – бай һөнәри тәҗрибә туплаган хезмәткәр. Башкортстан буенча Эчке эшләр министр­лыгының ЮХХДИ идарәсе юл-патруль хезмәтен­дә взвод командиры урынбасары вазыйфасын башкаручы полиция капитаны Ринат Мөхияров үзенә карата үтә дә таләпчән булган кебек, башкалардан да шуны таләп итә, Шуңа да ул хезмәтләндергән автомобиль юларында да, аның шәхси тормышында да һәр­вакыт тулы тәртип.

Бәхетле гаилә башлыгы да ул. Бүгенге көндә ул тормыш иптәше белән бергә дүрт бала – ике кыз һәм ике малай тәрбияли. Кызлары Лиана күп олимпиадаларда катнашучы һәм җиңүче. Ул биология фәнен ярата һәм әтисенең һөнәре белән кызыксына.

Ринат Марсил улы үзенең һөнәрен бик ярата. Аның сүзләренчә, бу һөнәрне сайларга теләүчеләр әхлакый һәм физик яктан чыныккан булырга тиеш. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт ин­спекциясенә эшкә урнашу өчен Кораллы Көчләрдә хезмәт итәргә яки Эчке эшләр министрлыгы структураларында алынган профильле белемгә ия булырга кирәк. Вазыйфага дәгъвачы булачак һөнәр буенча әзерлекне гамәлгә ашырырга, законнарны һәм дежур тору барышында эш тәртибен белергә тиеш.
Ринат Мөхияров республикабыз аша үтүче иң зур бул­ган – М5 һәм М7 федераль трассаларында хезмәт итә. Аның сүзләренә караганда, ЮХХДИ хезмәткәр­ләренең эш сменасы көндезгә дә, төнге­леккә дә туры килергә мөмкин. Билгеле булганча, бу юлларда машиналар агымы бертуктаусыз. Дөрес, коронавирус пандемиясе вакытында Уфада гына түгел, ә шул олы трассаларда да машиналар агымы кимегән.

– Пандемия вакытында хезмәтебез, берникадәр үз­гәреш­ләр кичереп, дәвам итте. Битлек һәм перчатка киеп эшләргә, социаль араны сакларга туры килде. Ә шәһәребез урамнарында, бигрәк тә М5 һәм М7 федераль трассаларында машиналар агымы кимеде, – дип искә ала Ринат Марсил улы, – Соңрак, халык “doroga02” веб-сайты аша теркәлеп, урамнарга машинада чыга башлады. Уфа урамнары җанланды.

Пандемия чорында Ринат Мөхияров башка ЮХХДИ хезмәткәрләре белән бер­рәттән пропуск режимын саклауны катгый тикшерә, катлаулы шартларда юлларда тәртип булдыруны тәэмин итә. Бәхеткә, ул авыр вакытлар инде үтте һәм алар турында искә алып сөйләргә генә калды.

Шулай итеп, туганнарыгыз, дусларыгыз, якыннарыгыз арасында ЮХХДИ хезмәт­кәрләре булса, аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котларга онытмагыз. Без дә сезнең теләк­ләрегезгә кушылып, аларны бәйрәм белән котлыйбыз!
Читайте нас